Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимергалиевнең хөкүмәттән китүе Татарстанның Кырымдагы миссиясе белән бәйләнгәнме?


Рөстәм Тимергалиев (с) һәм Алексей Песошин Татарстан һәм Кырым хөкүмәте арасында хезмәттәшлек килешүе имзалый. Алар артында Сергей Аксенов (с) һәм Рөстәм Миңнеханов басып тора.
Рөстәм Тимергалиев (с) һәм Алексей Песошин Татарстан һәм Кырым хөкүмәте арасында хезмәттәшлек килешүе имзалый. Алар артында Сергей Аксенов (с) һәм Рөстәм Миңнеханов басып тора.

Кырым журналисты Лиля Буджурова фикеренчә, Тимергалиевнең Кырым хөкүмәтеннән китүе финанс мутлыклары белән бәйләнгән булырга мөмкин. Татарстан Мәскәү йөкләмәсен, кырымтатарларның сәяси карашын үзгәртүне тормышка ашыра алмады ди ул.

Кырым хөкүмәте башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Тимергалиев 11 июнь көнне үз теләге белән вазифасыннан китәчәге турында белдерде һәм бер ай дәвамында хөкүмәттә киңәшче булып калачагын әйтте. Янәсе, ул үзенә йөкләнгән эшне Кырымны рубльле төбәккә әйләндерүне ахырына җиткергән диярлек. "Минем киләчәк язмышым хәл ителгән вакытта башланган эшләрне: банкларны җәелдерүне, тариф сәясәте сорауларын, кечкенә һәм урта бизнеска ярдәмне ахырына җиткерү өчен киңәшче булып калам", диде Тимергалиев.

Кырым журналисты Лиля Буджурова фикеренчә, бу күз буяу өчен генә әйтелгән сүзләр, төптә катлауларык икътисади мутлыклар ятарга мөмкин.

Лиля Буджурова
Лиля Буджурова
"Тимергалиевның харизматик сыйфатларын, элекке хакимият – "Төбәкләр фиркасе" ("Партия Регионов") вакытында ук вице-премьер булырга теләвен белгәнгә, бу рәсми версиягә ышану авыр. Аның үз теләге белән китүе шик тудыра. Шуңа күрә, нәрсә булган соң дигән сорау да туа. Фаразлар күп төрле. Аларның берсе – Кырым башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Аксенов белән характерлары туры килмәгән. Алар икесе ике командадан. Тимергалиев "Төбәкләр фиркасе"ннән булса, Аксенов аңа оппозициядә иде. Әмма Кырымдагы соңгы вакыйгалар аларны беркадәр берләштергән дә булырга мөмкин.

Икенче версия дә бар. Мин аңа күбрәк игътибар итәм. Мин Кырым хөкүмәтендәге исемен атау ярамаган чыганак аша шуны белдем: янәсе, Тимергалиев белән күңелсезлекләр килеп чыккан, аның караңгы икътисади схемалар булдыруда катнашканлыгы ачыкланган. Мин бу мәгълүматка ышанып буламы-юкмы, ансын әйтә алмыйм, чөнки мәгълүматны тикшерү, ягъни башкалардан сорау мөмкинлеге юк. Янәсе, аңа үзең кит, китмәсәң эшләр прокуратурага тапшырылырга мөмкин дип әйткәннәр", ди Буджурова.

Тимергалиев Мәскәү күзенә карап торган хөкүмәттә 100 көннән артык эшли алмады. Баксаң, Кырым хөкүмәте Русиянең иң начар чирләрен үзенә яхшы ук сеңдерергә дә өлгергән булып чыкты. 10 июнь көнне Аксенов, хөкүмәтнең 100 көнлек эшенә йомгак ясап, Русиядә ихтыяри-мәҗбүри рәвештә җыелган Кырымга һуманитар ярдәмнең күпчелек өлешенең урланганлыгын таныды.
Кырымга һуманитар ярдәм сәяси гамәл иде

Буджурова Тимергалиевнең бу караклыкта катнашы булуга шик белдерә, бу һуманитар ярдәмнең Тимергалиев өчен бик вак әйбер икәнлеген әйтә. Аның фикеренчә, ул вакытта Кырымга һуманитар ярдәм бөтенләй кирәкмәгән, Русия хөкүмәтенең Кырымны аннексияләүне аклау өчен оештырылган сәяси гамәле генә булган.

"Кырым хәерчелектә түгел иде һәм аңа ул вакытта һуманитар ярдәм дә кирәкмәде. Аллага шөкер бездә барсы да бар иде. Хәзер бездә дарулар, азык-төлек, бензин, су һәм башкалар белән проблемнар килеп туды. Безгә килә торган һуманитар ярдәм – ул сәяси гамәл, мин аны идеологик ярдәм дип тә атар идем. Бу минем уйларым", ди журналист.

Аның фикеренчә, Аксенов Тимергалиевны эштән алган вакытта Мәскәү белән киңәшеп тә тормаган булырга мөмкин.

"Кырым хакимияте бөтен гамәлләрен дә Мәскәү белән киңәшеп тора дигәнгә шикләрем бар, чөнки соңгы вазгыять шуны күрсәтә. Аксенов һәм Константиновка (Кырым парламенты рәисе) теләгәнегезне эшләгез дип мөмкинлекләр тудырды", ди Буджурова.

Әле май уртасында гына Константинов һәм Тимергалиев Казанда булып киткән иде. Алар хөкүмәттә, Дәүләт шурасында, Кирмәндә, IT-паркта, Kazan-Arena стадионында, су спорты сараенда һәм 7нче хастахнәдә булдылар. Ике парламент арасында килешү әзерләнүе һәм кырымтатарлар яшәгән авылларны төзекләндерә башлау өчен быел 600 миллион сум тотарга җыенулары да белдерелде.

Кырым аннексияләнгәч, Мәскәү Татарстанга багу өчен кырымтатарлар күпләп яшәгән Бакчасарай районын бирде. Кырым мәҗлесе белән татар конгрессы арасында килешү имзаланды. Татарстан Бакчасарай белән икътисади, мәдәни хезмәттәшлеген башлады.

Белгечләр фикеренчә, Мәскәү Кырымны аннексияләгәндә кырымтатарларны үз якларына авыштыру өчен Татарстанны кулланды, чөнки февраль азагында мәйданга биш меңләп кырымтатары җыелып Кырымның Украинадан чыгуына каршылык белдергән иде. Аннары берсе артыннан берсе Татарстан десантлары Кырымга юл алды. Артистлар да, дин әһелләре дә, парламент, конгресс вәкилләре, язучылар, галимнәр - берсе дә калмады. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Кырымда берничә тапкыр булды. Татарстан Мәскәү күрсәтмәсен үтәп кырымтатарларны Русия ягына авыштыра алдымы? Авыштыра алса, бу эштә Тимергалиевнең роле булдымы?
Кырымтатарларның сәяси фикерләре үзгәрмәде

Буджурова фикеренчә, кырымтатарларның тормышындагы ниндидер үзгәрешләрдә Тимергалиев үзенең роле бар дип уйлый икән, ул нык ялгыша, ә сәяси яктан караганда Татарстан Мәскәү күрсәтмәсен "икеле"гә үтәде.

"Тимергалиев беркайчан да кырымтатарлар проблемнарында катнашмады, ул хакимияттәге, сәясәттәге кеше иде. Миннеханов, мөфти килгәндә ул очрашуларда катнаша иде.

Әгәр без хәзер Татарстан һәм Кырымның якынаюына килсәк, ул чыннан да бар һәм Миңнеханов тырышлыгы белән булдырылды. Миңнеханов хәзер Кырымга еш килә. Ул рәсми булмаган сөйләшүләр дә алып бара. Ул зур көч куя.

Референдум алдыннан Татарстан төркеменең килүе кырымтатарларның ачуын китерде. Кешеләр, сез безне дистә еллар буе исегезгә дә алмадыгыз, ә хәзер безнең телләребез дә, мәдәниятебез дә якын дип белдерәсез, диделәр. Хәзер фикер үзгәрә. Казанга карата мөнәсәбәтләр толерантрак, либеральрәк дип әйтер идем мин. Мәдәни багланышлар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр уңай якка үзгәрде.

Миңнеханов һәм мөфти безгә, Казан татарларына һәм кырымтарларга, сәяси яктан якынаерга этәргеч бирде дип әйтмәс идем мин. Кырымтатарлары үзләренең сәяси карашларын үзгәртмәде һәм бу Мәскәүгә ошамый", ди Буджурова.

Ул милләтен сөйгәннәрнең хәзер экстремист буларак бәяләнүен, аек фикер белдерүчеләрнең эзәрекләнүен, диндәгеләргә басымның көннән-көн көчәюен - Мәскәүнең Кавказда, Татарстанда алып барган сәясәтенең Кырымдагы чагылышы буларак бәяли. Аның фикеренчә, аек фикерлеләрне тентүләр, прокуратура тикшерүләре, мәхкәмәләр алга таба арта гына барырга мөмкин.

"Мин алга таба ничек яшәрбез дип әлегә берни дә әйтә алмыйм, чөнки безнең Милли матәм көнендә митинг үткәртмәү йөрәккә пычак белән кадау кебек булды. Мәскәү миллионнар, миллиардлар белән күмсә дә кырымтатарлар моны беркайчан да онытмаячак", ди Буджурова.

Шул ук вакытта ул Русия Кырымны аннексияләгәч күп булмаса да ватанын сатканнар заманы җиткәнне дә әйтә. "Алар адәм актыклары, хәсисләр (подлецлар). Халык фикерен терәк итмәгән чүплектәге бу маргиналларга кайсы илнең ватанпәрвары булса да барыбер хәзер", ди журналист.
XS
SM
MD
LG