Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

Мостафа Җәмилев: "Мәскәүнең кырымтатарларны Казан түрәләре ярдәмендә буйсындыру сәясәте уңмады"


Мостафа Җәмилев

Мостафа Җәмилев

Азатлыкка әңгәмәдә кырымтатар сәясәтчесе Мостафа Җәмилев Татарстанның Кырымдагы соңгы эшчәнлеге Мәскәү өчен уңышлы булмавын әйтте.

Украина Югары радасы депутаты, кырымтатарларның милли юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә 12 июнь көнне Чехия башкаласы Прагада Европаның хәтер һәм вөҗдан платформасы исемле оешманың бүләге тапшырыла. Платформа бу бүләк белән Җәмилевнең кырымтатар халкының Кырымда яшәү хокукы өчен көрәшен хуплавын һәм бу адым белән аңа яклау белдерәчәген хәбәр итте. Бүләк 12-13 июнь көннәрендә Чехия Сенатында "Бүгенге тоталитар мирас" исемле халыкара җыен кысаларында тапшырыла.

Җыен башланганчы Мостафа Җәмилев Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Аслан Өмәр Кырымлы белән бергә Азатлык радиосында түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашты һәм әңгәмә бирде.

Казан татарлары милли хәрәкәтендә Сезнең кебек лидер бүгенге көндә юк. Сез Кырым, Казан, себертатарлары һәм башка татарлар да кергән бердәм татар милләтенең юлбашчысы була алыр идегезме?

– Татарлар, башкортлар, башка төрки халыклар булсын – без кардәшләр. Кардәшләр өчен кулымнан килгәнне эшләргә тырышачакмын. Әмма һәрбер җәмгыятьнең үз лидерлары булырга тиеш. Без алар белән бергә утырып, эшләрне координацияләп уртак бер карар кабул итә алыр идек.

Казан татарларының бүген нинди вазгыятьтә калуын искә алсак, аларның үз милли хокуклары өчен көрәштә өмете бармы?

– Әлбәттә, бу Казан татарлары булсын, башкортлар булсын, аларның активлыгына бәйле. Хөррият өстән төшәчәк безгә дип көтеп ятсак, булмаячак ул. Киләчәгебез үзебездән тора. Бер-беребезне якларга һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.

– Кырым кризисы барышында Сез Миңтимер Шәймиев белән очраштыгыз. Аның белән сөйләшүне шактый уңай бәяләдегез. Аны хөрмәт итәсез дип беләбез. Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләр идегезме?

– Мин аның белән (Миңнеханов) әлегә күрешкәнем булмады. Асылда зур теләгем дә юк, чөнки аның фикерен беләм. Аның ниятен, аның вазифасын беләм. Нәрсә турында сөйләшик? Ул бит үз карарын кабул итмәячәк. Аның эше – Мәскәүдән килгән карарларны гамәлгә ашыру. Аның белән очрашканчы аңа югарыдан әмер бирүчеләр белән күрешсәң, файдалырак булыр иде.

Татарстанда безне яклап чыккан дусларыбызга чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. Казанда безне яклап урам җыеннары уздыруның ни кадәр куркыныч икәнен күз алдыма китерәм, бу бик зур каһарманлык. Без моны бик хөрмәт итәбез. Иншалла, Татарстан да бер көнне ирекле булыр. Моңа өметебез бар.

Татар милли хәрәкәте активистларының аны Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим итүләре өчен ул аларга рәхмәт белдерде. Ветеран сәясәтче Казанда кырымтатарларны яклап урамга чыккан активистларга аеруча рәхмәтле.

Җәмилевнең радиога килүенә кадәр Азатлыкның интернеттагы сәхифәсендә аңа сораулар тупланды. Аларның кайберләрен (вакыт тар булу сәбәпле барын да сорап булмады) урыс редакциясе белән берлектә оештырган әңгәмәдә бирдек.

Җәмилев Мәскәүнең кырымтатар Мәҗлесен күндерү, үз сәясәтенә буйсындыру, моның өчен Татарстанны куллануы көтелгән нәтиҗәгә китермәде, дип саный. Берүк вакытта ул Мәҗлеснең Казандагы татар оешмалары белән, гомумән Татарстан белән киңәшләшеп торуын файдалы дип саный, тик монда Мәскәү кулы булмаска тиеш, ди.

"Мәскәү хәзер гомумән икенче юлны сайлый. Ул да булса – Мәҗлесне юк итүне. Русия кырымтатарларны үзе өчен "яхшылар"га һәм "начарлар"га бүлә башлады", диде Җәмилев. Ул шулай ук Русиянең киләчәктә Казан белән Кырым аралашуын туктатуын да фаразлый. "Мәскәүдә иреклеккә омтылган кырымтатар рухының казантатарларына да җәелә башлавыннан шүрлиләр", ди ул.

Соңгы авырлыкларга карамасатан, Мәҗлес кырымтатарларны Ватаннан китмәскә чакыра. Мостафа Җәмилев үзе кырымтатарларны Русия паспортын алуларын да хупламый.

"Ләкин Киевта (Кырымга керү тыелганнан соң Җәмилев шунда яшәргә мәҗбүр) утырып, тегене эшләгез, моны эшләгез дип кушып та булмый. Халык анда авыр шартларда көн күрә, алар үз язмышларын үзләре хәл итәргә хокуклы", диде Җәмилев Кырымнан китүчеләр турында.

Берничә мең кырымтатар репрессияләрдән куркып Украинаның төрле өлкәләренә киткән. Җәмилев сүзләренә караганда, 60лап кырымтатар Польшада сыену тапкан.

"Аларның күбесе Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир вәкилләре. Алар үзләренә карата нинди мөнәсәбәт булачагын фаразлаганга илдән китте", диде Җәмилев.

Кырымтатарларның сабырлыгының чиге бармы, дигән сорауга, Җәмилев, "яшәү барышында халык хәзерге шартларга да күнегә алачак, әмма эчке каршылык һәрвакыт калачак", диде.

Аның сүзләренә караганда, хәзер дә кырымтатарларның аннексиягә карата фикерләрен сорасак, 96% аңа каршы булачакларын әйтәчәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG