Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майдан активистлары Украина чик хезмәте башлыгын эшеннән җибәрүне таләп итә


Киевта 150ләп Майдан активисты Украина сак хезмәте бинасы алдында пикет оештырды. Алар оешманы коррупциядә һәм Украина-Русия чикләрен яклый алмауда гаепләп хезмәт башлыгы Николай Литвинны эштән җибәрүне таләп итә.

Пикетта катнашучылар бинага керү юлын ике дистәләп машина көпчәкләре белән ишекләрне камап куйган. Җыелган халык янына чик хезмәте башлыгы урынбасары чыкты, әмма сөйләшү уңышка ирешмәде.

Пикетта катнашучылар “Хурлык” дигән сүзләр белән бина эченә үтеп кермәкче булса да, сакчылар моңа рөхсәт бирмәде.

Пикет әле дә дәвам итә. Анда катнашучылар “Литвинны отставкага” дип кычкыра.
XS
SM
MD
LG