Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:36

Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин, Украина Кырымдагы Русия яклы көчләрне үзе үстерде, ди.

Бу көннәрдә Балтыйк диңгезендә Русия һәм НАТО хәрби көчләре аерым күнегүләр уздыра. НАТО күнегүләре 20 июнь, Русиянеке бер көн соңырак, 21 июнь тәмамланачак. 1972 елдан бирле оештырылган НАТО күнегүләрендә Русия корабларының да катнашканы бар. Быел мәгълүм сәбәпләр аркасында Русия белән хезмәттәшлекне туктаткан НАТО үз күнегүләренә Мәскәү көчләрен чакырмаган. Русия күнегүләрендә хәрби диңгез көчләре, көймәләр, боралаклар һәм бомба очкычлары катнаша. Хәрбиләр Русия чиген сакларга һәм "дошманның" су асты көймәләрен табарга өйрәтелә.

1997 елда НАТО Русиягә, Чехия, Польша һәм Балтыйк буе илләрендә үз гаскәрләрен урнаштырмаска вәгъдә итсә дә, Русиянең Украинада алып барган сәясәтенә җавап буларак, НАТО бу килешүен бозды, ди Кырымтатар мәҗлесенең тышкы мөнәсәбәтләр өчен җаваплы вәкиле Али Хәмзин. Аның белән Кырымның кире Украинага кайту ихтималы турында сөйләшәбез.

– БМО 16 март узган Кырым референдумы нәтиҗәләрен һәм Кырымның Русиягә субъекты булуын танымады. Кырымның кире Украинага кайту ихтималы бармы?

– БМО гына түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге һәм Европаның Парламент ассамблеясы да танымады бу гамәлләрне. Русия ел ахырына кадәр Кырымны Украинага кире кайтарырга тиеш, дип әйтелде. "Бу принцип мәсьәләсе", диде Нормандиядә чакта Германия канцлеры Ангела Меркель. "Кырымның кайчан кемнеке булуы турында уйлый башласак, акылдан язачакбыз", дип өстәде ул. Кырымнан соң Калининград өлкәсе мәсьәләсе калкып чыгарга мөмкин. НАТО Русия белән бөтен хезмәттәшлеген туктатты. Хәзер алар 1997 елда биргән вәгъдәләреннән баш тартып Чехия, Польша, Балтыйк буе илләрендә үзләренең хәрби базаларын куярга мөмкин.

– Мондый вакыйгалар сүрәтендә Кырымны нәрсә көтә?

– Монда Кырымны Украинага кайтару турында сүз йөртү урынсыз, дип уйлыйм. Кырым күпмедер вакыт Украинаныкы булды инде. Украина үзенекен эшләде. Кырымда үсеп чыккан барлык Русия яклы оешмалар – Украина сәясәте нәтиҗәсе. Януковичны ачуланыгыз, Кучманы, Кравчукны - барыбер.

– Киевның мәнфәгате нәрсәдә соң? Ул оешмаларны кырымтатарларга каршы кую түгел идеме?

– Юктыр. 2004 елда Грузиядә узган бер конференциядә Украина сәясәте белгече Соскин катнашкан иде. Польшадан хокук яклаучылар аның янына килеп, кырымтатар халкының хокукларын торгызу өчен адымнар ясау кирәклеге турында әйткәч, Соскин, Кырымда кырымтатарлар көч туплый башласа, Кырымны Русиягә бирергә кирәк булачак, дип әйтте. Бу аның сер итеп әйткән сүзе түгел, бу мәгълүм факт. Шуңа күрә Русия Кырымны оккупацияләде, дип әйтү дөрес түгел. Украина Кырымны Русиягә үз кулы белән тапшырды.

Украинага хәрби техника, корал, көймәләр кире кайтарылды. Кайда күргәнегез бар сезнең мондый оккупацияне? Русиянең Украина алдында бер бурычы да юк. Бүген Европа илләре һәм АКШ йөзендә бөтен халыкара җәмәгатьчелек, Русиянең Кырымнан баш тартуы "принцип мәсьәләсе", ди. Чынбарлыкта, Русия хәзер үз шартларын куя ала. Бу хакта хәзер уйлыйсым килми, әмма Русия Кырымны Украинага кайтару турында уйлап та бирми.

– Алайса Кырым статусы нинди була ала? Бәйсезлек ихтималы бармы?

– Мөмкин.

– Халыкара протекторат ярдәмендә яшәгән мөстәкыйль дәүләт?

– Мөмкин. Бер мөмкинлекне дә кире кагып булмый.

– Әмма чынбарлыкка кире кайтсак, кырымтатар сәясәтчеләренең күбесе Кырымны Украинага кайтару ихтималы турында гына сөйли...

– Мин андыйларны аңлыйм. Украинаны үзем дә хөрмәт итәм. Ихтимал, шулай булыр да. Мәсьәләнең иң куркыныч ягын шунда күрәм ки, Владимир Путин Аксенов, Константинов, Тимергалиев һәм башкаларның, "килегез генә, Кырым сезнеке булачак", дигән әкиятенә ышанган. Менә хәзер аның нәтиҗәсен күрәбез. Дөньядан аерылган Русия беркемгә дә кирәк түгел. Аннан барысы да курка, моның зыяны беренче чиратта Русиянең үзенә. Кырым белән ниләр булачагын фаразлау авыр, әмма Европа һәм АКШның Кырымны Украинага кайтарыр өчен Русиягә басымны дәвам итәчәкләренә ышанам. Бу – факт.

Али Хәмзин белән әңгәмәнең икенче өлешендә сүз кырымтатарларның Кырым хакимиятенә керүләре турында барачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG