Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акмәчет Сабантуе Русия көне кысаларында узды


Акмәчет Сабантуе, 2014
Акмәчет Сабантуе, 2014

Акмәчеттә Кырым Сабантуе быел беренче мәртәбә аннексия шартларында узды һәм Русия көнендә үткәрелгән башка чаралар белән беррәттән Кремльнең Кырымдагы сәясәтен яклауга багышланды.

12 июнь – Русия бәйсезлеге көнендә Акмәчеттә Бөтенкырым Сабантуе узды. Татарстанның Кырымдагы даими вәкиле Илмир Тимергалиев җитәкчелегендә оештырылган бу чара быел беренче мәртәбә аннексия шартларында узды һәм Мәскәүнең Кырымдагы сәясәтен яклауга багышланды. Кырымда Сабантуй бәйрәмнәре элекке елларда да уздырылып килә һәм анда Татарстаннан да, Украинадан да кунаклар катнаша иде.

Акмәчеттә пәнҗешәмбе Русия көненә багышлап Сабантуй белән беррәттән тагын берничә чара оештырыла. Акмәчетнең Тренов бакчасында йорт гөлләре күргәзмәсе уза. “Славься, старана, мы гордимся тобой” исемле спорт чарасы кысаларында волейбол, теннис, баскетбол, минифутбол, бокс, шахмат ярышлары үткәрелә.

Акмәчет Сабантуенда Азатлыкның Qırım.Aqiqat сәхифәсе хәбәрчеләре дә булып чараның бер өлешен турыдан-туры интернетта күрсәтте.
XS
SM
MD
LG