Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Татнефтькә Тукай бүлмәсен ачарга кушты


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил Сәмигуллин
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мөфти Камил Сәмигуллин

Президент чираттагы тапкыр Казанның тарихи үзәген йөреп чыкты. Болгар номерлары урынында төзелгән бинада мемориаль Тукай бүлмәсе ачылачак. "Нурулла" мәчете "Печән базары мәчетенә" әйләнергә мөмкин. Шулай ук Миңнеханов Галиев мәчетен торгызу өчен мөфтигә иганәчеләр эзләргә кушты.

Казанның тарихи үзәген һәм Түбән Кабан күле буен янә үзгәрешләр көтә. 12 июньдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы җәяүле сәфәре кысаларында яңа төзелеш объектларын, торгызылган һәм торгызылырга кирәкле тарихи биналарны карады. Аны бер төркем түрә озата йөрде, дип хәбәр итә хакимият порталы.

Габдулла Тукай урамындагы 3нче йорт беренче объект булды. Аның ишегалдында Татарстан мөселманнары диния нәзарәте мөлкәтендәге ярымҗимерек бина урнашкан. Миңнеханов мөфтияткә иске бинаны сүтәргә тәкъдим итеп, аның урынына яңа бина төзелешен проектларга кушты.

Шул ук урамда 31нче йорт ишегалдында урнашкан тагын бер йорт ярымҗимерек хәлдә кала бирә. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бина сатуга куелган һәм торгызу эше белән шөгыльләнергә әзер инвесторны көтә.

1798 елгы архитектура һәйкәле – Галиев мәчете дә торгызылу таләп итә. Һәйкәлне саклау һәм торгызу өчен 23 млн сум бирелгән, ләкин бу гына җитми. Миңнеханов Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны мәчетне торгызуга акча кертә алырлык иганәчеләрне эзләргә чакырды.
Миңнеханов җәяүләп Казанның тарихи үзәгендә йөрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:42 0:00


Соңыннан сәфәрдә катнашучылар Париж Коммунасы, 18 адресындагы күптән түгел торгызылган сәүдәгәр Бигаев йортының агач бинасын карадылар. Янәшәдә генә ярымҗимерек 1861 елгы мәдәни мирас объекты - Кәримовлар матбагасы урнашкан. Ул хәзер торгызылу дәверендә.

Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатында Миңнехановка административ-эш бинасы төзелеше проекты тәкъдим ителде, ул янәшәдәге бинага кушылып китәргә тиеш.

“Болгар” номерлары урынында төзелән яңа бинада президент бинаның хуҗасы – “Татнефть” һәм мәдәният министрлыгына Габдулла Тукайның мемориаль бүлмәсен җиһазландырырга кушты. Шулай ук Миңнеханов мөфтигә "Нурулла" мәчетенең исемен "Печән базары мәчетенә" әйләндәрергә тәкъдим итте.
Гафу итегез, бу хезмәт әлегә эшләми.
XS
SM
MD
LG