Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 13:01

Фәрит Мөхәммәтшин: "Европага килмичә дә мөмкин түгел"


Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургтагы Европа Сараенда оештырылган халыкара конференциядә чыгыш ясый. 12 июнь 2014

Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургтагы Европа Сараенда оештырылган халыкара конференциядә чыгыш ясый. 12 июнь 2014

Русиянең Украина һәм Кырымдагы гамәлләреннән соң Европа керткән чикләүләр Европа шурасының җирле һәм төбәк конгрессындагы актуаль мәсьәләләр комитетына утырышны Казанда үткәрергә мөмкинлек бирмәгән. Бу комитет җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка үзе сәфәр кылды.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы алты көн эчендә Европага икенче сәфәренә килде. Шимбә көнне ул Рига Сабантуенда булды, пәнҗешәмбе Страсбургтагы Европа Сараенда оештырылган халыкара конференциядә катнашты. Яшьләрне демократик институтларга тартуга багышланган әлеге конференциядә Европа шурасының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр комитеты исеменнән котлау сүзе белән чыкты. Татарстан рәсмиенең сәфәре Русия һәм Европа арасында мөнәсәбәтләр катлауланган чорга, Европа чикләүләре кергән вакытка туры килде.

Мөхәммәтшин 2012 елның 17 октябрендә Европа шурасының җирле һәм төбәк конгрессындагы актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланган иде.

– Мин шатланып Рига шәһәренә бардым, чөнки алар Европада яшәүче татарларның беренче Сабантуен үткәрде. Бәйрәмгә милләттәшләребез Балтыйк буе республикаларыннан, Польшадан, Британиядән, Германиядән, барлыгы 11 илдән килгән иде. Барлыгы биш меңләп кеше катнашты, татарлар да башкортлар да бар иде.

Латвия президенты үзенең тәбрикләү сүзен җибәргән, Рига мэры Сабантуйның башыннан ахырына кадәр булды. Без халык белән аралашып, яңа дуслар табып, аралашып йөрдек. Рига мэры Сабантуйлар традициягә әйләнсен иде дип тә әйтте.

– Бәйрәмнән тыш Рига мэры белән тагын ниләр турында сөйләштегез?

– Без Сабантуй гына дип кенә килмибез. Баргач андагы Рига порты, андагы мөмкинлекләр белән, уңайлы шартлар юк микән дип таныштым. Аның җитәкчесе белән корабта йөрдек. Кайткач президентка һәм хөкүмәт рәисенә аларның проспектларын тапшырдым.

Безнең Рига мэры белән аерым очрашу булды. Мин Татарстан, безнең мөмкинлекләр, җитештерү тармаклары турында сөйләдем. Ул да шулай ук үзләренең көн-күреше турында сөйләде. Без ниндидер килешүләргә үк килеп җитмәдек. Минем белән булган төркемдә мәдәният министры урынбасары, Әлмәт мэры да бар иде. Алар мэрны 13 июньгә Әлмәт Сабантуена чакырдылар. Нәрсә булыр, киләбез дип ышандырганнар иде.

Мэр татарларга бик рәхмәтле, бик тырыш һәм айнык халык дип әйтте. Дәүләт белән дә татулыкта яшиләр, без кулдан килгәнчә ярдәм итәбез дип әйтте.

– Страсбургка килсәк?

– Страсбургтагы конференциягә килгәндә, мин беренче чиратта план нигезендә үземнең комитет утырышын үткәрергә килгән идем. Төрле мәсьәләләр карадык, чыгышларны әзерләдек, чөнки безнең комитет парламент ассамблеясының көзге утырышына өч чыгыш тәкъдим итәргә тиеш.

Мин пәнҗешәмбе көнне яшьләргә багышланган конференциядә кызыксынып катнаштым. Аны безнең комитет оештырды. Ник дигәннән, безнең комитет аркылы көзге сессиягә Европа шурасы ассамблеясына тагын бер доклад әзерләргә дип торабыз. Ул яшьләрне тормышта җәмгыятькә, сәясәткә кертеп җибәрүгә, аларны активлаштыруга һәм милли хөкүмәтләр белән бергәләп проблемнар өстендә эшләүгә багышлана.
Яшьләргә сайлауга чыгарга мөмкинлек бирсәң, алар үзләрен кирәк дип саный башлый


Бик яхшы фикер алышулар булды, бу чарага Европадан күп кенә оешмалар килде. Алар үзләренекен сөйли. "Безне дә иртәрәк сайлауга кертеп җибәрегез, 16 яшьтән үк кирәк, бүгенге яшьләр кичәге түгел, алар өлгер һәм көчләрен дә сизәләр", дип әйтәләр. Мин үзем дә шундый фикердә торам. Бүгенге яшьләргә 16 яшьтән сайлауга чыгарга мөмкинлек бирсәң, хөкүмәт җитәкчеләре, депутатлар, муниципаль оешма башлыклары белән аралашып, бер эшкә кереп китеп, алар үзләрен кирәк дип саный башлыйлар.

Тукта әле болар яшьрәк, боларга яшәргә кирәк, тәҗрибәләре җитеп бетмәгән дип йөрүчеләр дә бар. Көз көне комитетта расланса, бу доклад Русия исеменнән барачак. Без яшьләр мәсьәләләрен күтәрергә тиеш булабыз.

– Сезнең Европага бу соңгы сәфәрләрегез Европа шурасы һәм Русия арасында мөнәсәбәтләр катлаулы вакытка туры килде. Украина эшләренә катнашкан өчен Европа шурасының парламент ассамблеясы ел ахырына кадәр Русияне тавыш бирү, вәкилләренең җитәкче урыннарда эшләү, сайлауларны күзәтү хокукыннан мәхрүм итте. Мондый чикләүләр сезнең Европа шурасындагы эшчәнлеккә тискәре йогынты ясадымы?

– Мондый мөнәсәбәт төрле мәсьәләләрдә уңайлык тудырмый, ләкин килмичә дә мөмкин түгел. Без бу комитет утырышын быел Казанда үткәрергә планлаштырган идек. Украинада шундый вакыйгалар килеп чыккач, алар Русия территориясендә ниндидер чаралар үткәрмәскә дигән карар кабул иттеләр. Шуңа күрә мин монда килергә мәҗбүр булдым. Минем фикерем шундый – моңа үпкә тотып читләшергә кирәкми, каш ясыйм дип күз чагарырга да ярамый. Аралашырга, сөйләшергә кирәк. Шул юл белән барганда гына татулык һәм тынычлык була.

Без чәршәмбе кичен Украина делегациясе белән аралаштык, алар безнең күп кенә сорауларга җавап бирделәр. Андагы хәлләргә алар да, без дә бик борчыларбыз. Украинада яшәүче халыклар арасында тизрәк татулык булсын, атышлар һәм кеше үтерүләр туктасын иде дип телибез. Алар да шуны хуплыйлар. Очрашмасак, аралар ерагая гына.

– Европа шурасында Татарстанга Русиянең бер төбәге буларак кына түгел, ә үзенең президенты, үз юлы, үзенең дәүләт институты булганга башкача мөнәсәбәт сизеләме?

– Бу мәсьәләләрне Европада белмиләр дә, берсе бер күтәрми дә. Без федераль үзәк белән матур гына итеп, әле вакыт бар, ниндидер бер фикергә килербез дип уйлыйбыз. Безнең тарихыбыз, бүгенгебезне аңлатып һәм сөйләшеп тәкъдимнәрне уңай кабул итәрләр дип эшлибез.

– Крымда кырымтатарларга карата вазгыять хәйран катлаулана башлады. Илләреннән куылган матәм көннәрен дә зурлап үткәрергә мөмкинлек бирмәделәр. Кырым хөкүмәтенең вице-премьеры Рөстәм Тимрегалиев та эшеннән китү турында гариза язуын белдерде. Бу хәлләр Мәскәүнең Татарстанга карата мөнәсәбәтен үзгәртмәсме? Ни өчен дигәндә, Кырымда эшләрне җайлау өчен Татарстан ягыннан Кырымга күпләгән сәфәрләр оештырылган иде.

– Алар да безгә килде, без дә аларга бардык. Аларга мөмкин булган кадәр ярдәм дә итәбез. Минем уйлавымча, Харьков, Донбасс, Славянски һәм башка шәһәрләрдә үтереш, сугыш туктамаганда кырымтатарлар да болай булса, бу илдә яшәве бүген дә җиңел булмаячагын аңлый. Мондый фикергә килүчеләр саны арта бара. Нигә дигәндә алар Русиянең Кырымга чынлап ярдәм итә башлаганын күрәләр. Андагы тормышны Русия дәрәҗәсенә җиткерергә дигән ният белән эшлибез без.

Алдагысы Аллаһ кулында диләр, шуңа күрә белмибез. Шундый сугыш дәвам итсә, халык барыбер аны аңлый. Үз халкын шулай итеп танклар һәм пушкалардан атып әрәм итсәләр, ул илгә, аның җитәкчеләренә ышаныч кими.

– Андагы вазгыятькә карата төрле хәбәрләр бар бит. Русия ягыннан кергән корал, Русиядән җәлеп ителгән гаскәриләр дә бар дип әйтәләр.

– Аны тегесе болай әйтә, икенчесе болай әйтә. Син күбрәк беләсеңдер, мин андый хәбәрләрне белмим. Безнең президентыбыз Путин бар, ул анда безнең гаскәрләр юк дип әйтте. Без үзебезнең хуҗага, президентыбызга ышанабыз. Анда аерым кергән кешеләр бардыр, үз теләкләре белән, әмма аларын без белмибез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG