Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Славянскиның яңа «халык мэры» Украина хакимияте белән сөйләшүләргә әзер


Славянскиның яңа «халык мэры» Владимир Павленко Донецкида Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белән очрашуда Украина хакимияте белән сөйләшүләр алып баруга әзер булуын әйтә.

Бу хакта Украина көнчыгышында эшләүче Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы махсус комиссиясенең соңгы хисабында әйтелә.

Павленко сүзләренчә, Славянски «Донецки халык республикасы» бәрелешләре үзәгенә әйләнгәч, анда яшәүче 130 мең халыктан күбесе киткән һәм 60 меңе генә калган. Аларның тагын 15 мең китәргә тели һәм шуңа бу халыкка мөмкинлек тудырырга кирәк дип саный «халык мэры».

Славянскиның элекке «халык мэры» Вячеслав Пономарев «Донецки халык республикасы» вәкилләре белән тоткарланып вазифасыннан читләштерелгән иде. Пономаревны килгән акчаларны максатчан кулланмауда, һуманитар ярдәмнең халыкка һәм «Донецки халык республикасы» тарафдарларына килеп җитмәүдә гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG