Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә милләтләр "Дуслык күпере"ндә очрашты


Сәхнәдә – Ялуторлар
Сәхнәдә – Ялуторлар

"Дуслык күпере" өлкә милләтләр мәдәнияте фестивале 20 ел буе төбәкнең иң күп тамашачыны җыйган, үзенчәлекле бәйрәме булып килә.

Үткән ел Төмәндә булган федераль Сабантуй өлкә җитәкчеләренә бик ошаган, шуңа быел милләтләр бәйрәмен шәһәрнең иң зур “Геолог” стадионында уздыруга рухландырган. Бәйрәм 20 еллыгын каршы алу белән бергә өлкәнең 70 еллыгына да багышланган иде. Анда өлкәнең барлык төбәкләреннән 2,5 мең катнашучы җыелды. Алар утызлаган милләтнең көнкүрешен, милли киемнәрен, кул эшләрен, аш-суын, уеннарын, тарихи әйберләрен, мәдәниятен тәкъдим иттеләр.

Тамашаны вакытлыча губернатор вазифасын башкаручы Владимир Якушев ачты һәм һәр милләтнең чатырында булып, сый-хөрмәтләрен кабул итеп, мастер-классларда катнашты. Тубыл чүлмәк ясау остасы Нурия Мамеева аңа чүлмәк ясау серләрен аңлатты, җитәкче тиз үзләштерде – чүлмәк әзер дә иде.

Стадион үзәгендәге сәхнәдә өлкәнең халыкара, бөтенрусия бәйгеләрендә җиңүләр яулаган коллективлары чыгышлары барды. Ул арада тирә-якта һәр чатырга кереп милли аш-су тәмләргә, төрле милләт рухын тоярга, аларның уеннарында катнашырга һәм кечкенә сәхнәдә төрле телдәге җыр-моң тыңларга мөмкин иде.

– Бәйрәм Сабантуйдагы шикелле үк, Русия байракларын тоткан егетләр, себер җирендә яшәүче халыкларның милли киемнәрен кигән кызлар йөрешеннән башланды. Аннары милли бизәкләр төшерелгән шарлар чыкты. Владимир Якушев: “Өлкәдә 150 этнос яши. Без һәр халыкның гореф-гадәтләрен олылап, өлкәннәребезне кайгыртып, балаларны бүтән милләтләр мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтәбез. Һәм бергәләп уртак дуслык күпере төзибез”, диде.

Үзәк сәхнә чын-чынлап тамаша урынына әйләнсә, стадион арты төрле милләтләр яшәгән авылны хәтерләтте. Биредә һәр милләт гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, мәдәниятен, тарихын чагылдырган йорт булдырган. Мул итеп өстәлләр корып, җыр-бию белән төрле уен-коралларында уйнап кунакларны кабул иттеләр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Җиһаншин, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров җитәкчелегендә татарлар кунакларны дүрт йортта югары дәрәҗәдә каршыладылар.

Тубыл шәһәреннән килгән “Мирас” төбәкара иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Л. Шәмсетдинова) Күчем хан чатырын үзенчәлекле итеп җиһазлаган. Биредә Төмән эшмәкәре Дамир Ибраһимовның шәхси коллекциясеннән борынгы тар муенлы, тоткалы чүлмәкләр, чәйнек, лампа кебек 25 экспонат тәкъдим ителде.

Көн салкын булуга карамастан, халык чын күңелдән ял итте. Көне буе кече сәхнәдән төрле телдә җырлар яңгырады, тамашачылар түгәрәккә төшеп рәхәтләнеп биеделәр. Шул ук вакытта махсус урыннарда декоратив кулланма сәнгать буенча күргәзмәләр эшләде, тегү, чигү, рәсем ясау һәм башка кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрелде, быел беренче мәртәбә милли уеннар оештырылды, - дип сөйләде тамашаны бик яратып калган Рәүфә Кангазина.

– Миңа татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренең бик матур милли киемнәрдән булуы ошады, “Искер-йорт”ның эчке бизәлеше шаккатыргыч иде, ул баһадир егетләребезнең киемнәре тарихи бабаларны хәтерләтте. Гүзәл кызларыбыз Сүзге-сылудан ким түгел иде. Ул күз явын алырлык милли киемнәр, кулдан ясалган әйберләрнең, аш-суның төрлелеге – барысы да күңелемдә озак сакланыр. Бу бәйрәмгә ел саен килергә тырышам, быел бөтен гаиләмне чакырдым. Мондый бәйрәмнәр милләтләр тормышы белән таныштырып кына калмыйчан, дуслыкны да ныгыта, - диде Мөнәвәрә Уразмәтова.
XS
SM
MD
LG