Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия тышкы эшләр министры Мостафа Җәмилевны кабул итте


Чехия тышкы эшләр министры Лубомир Заоралек Чернинский сараенда Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевны кабул итте.

Җәмилев Русия тарафыннан басып алынган Кырымда социаль һәм икътисади өлкәдә хәлнең начараюын, кеше хокуклары бозылу очраклары артуын һәм Русия ватандашлыгын алуда басымнар турында әйтте.

Шулай ук Украинаның көнбатышындагы хәлләргә дә тукталып, Чехия һәм Европа берлегенең иминлек, сәяси һәм һуманитар өлкәдәге мөһим мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүе турында сүз барды.

Кырымтатар мәҗлесе күпләп кешеләр югалуының артуы сәбәпле, борчылу белдереп берничә хокук яклау оешмасына мөрәҗәгать иткән иде. Аерым алганда, Кырымтатар мәҗлесенең «Кырымда кешеләрне урлау һәм аларның югалуын туктату турында»гы мөрәҗәгать Берләшкән милләтләр оешмасына, Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасына һәм берничә хокук яклау оешмасына җибәрелде.

Мәҗлес халыкара оешмалардан Кырымда тыныч халыкка карата мөмкин басымнарны туктату өчен ярдәм итәргә чакырды.

Кешеләр югалуга борчылуны Кырым мөселманнары Диния Нәзарәте дә белдергән иде.
XS
SM
MD
LG