Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:25

Татар имамнары җыенында махсус шура төзелде


Казанда үтүче татар дин әһелләренең V җыенының пленар утырышында җыендагы тәкъдимнәрнең ел дәвамында үтәлешен контрольдә тотучы координацион шура булдырылды.

13 июньдә Галиәсгар Камал театры бинасында дин әһелләре җыенының пленар утырышы үтте. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Быелгы җыен барышында биредә куелган бурычларның, максатларның үтәлешен контрольдә тоту өчен махсус координацион үзәк булдырылды. Рөстәм Миңнеханов та үз чыгышында бу хакта телгә алып “шушы сөйләшкән сүзләрне, килешүләрне киләчәктә дә үтәлешен карау, ярдәм итү буенча координацион шура эшләячәк” диде һәм читтәге татарлар өчен гореф-гадәтләрне, динне саклауда имамнарның роле зур булуын билгеләде.

“Без бүгенге көндә сезгә таянабыз, әлбәттә читтә булган татар халкы өчен үзеңнең динеңне, гореф-гадәтләрне саклауда имамның роле бик зур. Шуңа күрә без сезне үзебезнең фундамент, үзебезнең нигез дип саныйбыз һәм бүгенге көндә без бергә булу ул зур көч, без бергә булсак, үзебезнең халкыбыз, динебез өчен зур эшләр башкара алабыз. Бездән башка бу эш белән бер кеше дә шөгыльләнәчәк түгел”, дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.

Координацион шураның рәисе итеп Русия ислам университеты җитәкчесе Рафыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. Шура әгъзалары арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы әгъзасы Эдуард Ганиев, Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Әббәсов, Русиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла Әширов, Сарытау мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Мөкаддәс Бибарсов, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов бар.

Яулык бәйләү мәсьәләсе телгә алынды

Пленар утырыш ике өлештән торды, аның икенче өлешендә Русия төбәкләре мәктәпләрендә яулык бәйләүдә каршылыклар булуы мәсьәләсе дә игътибарга алынды. Ханты-Манси мөфтие Таһир Саматов форум исеменнән Русия төбәкләрендә аерым кызлар һәм малайлар мәктәпләрен, яисә бер мәктәптә аерым кызлар, аерым малайлар классларын булдыру турында тәкъдим булса иде, дигән теләк белән чыкты.

"Бездән дә мөрәҗәгать шундый булса иде, элек патша заманында аерым кызлар мәктәпләре булган. Яисә бер мәктәптә кызлар классы, аерым малайлар класслары булса, бездә андый проблем булмас иде. Форум исеменнән шундый тәкъдим булса иде”, дип сөйләде Таһир Саматов.

"Бездә тәэсирле хөтбә сөйләүчеләр азрак"

Чарага татар зыялылары вәкилләре дә чакырылган иде. “Мәдәни җомга” газеты мөхәррире Зиннур Мансуров үз чыгышында вәгазь культурасы, мәчетләрдә ана телендә төрле дини чаралар оештыру, шул исәптән, муллаларга хезмәт хакы тиешле дәрәҗәдә түләнмәве кебек мәсьәләләрне телгә алды.

“Әйе, ислам дине нәсыйхәттән гыйбарәт, әмма бездә бүгенге вәгазь культурасы әлегә югары түгел. Мәчетләрдә, Коръән мәҗлесләрендә, җеназаларда милләттәшләребезнең күзеннән шуны еш укыганым бар: бу хәзрәт сүзен кайчан төгәлләр инде. Кызганыч, үзләренең зур интеллектка ия булуларын раслап, бүгенге тормышка бәйләгән хәлдә, тәэсирле итеп хөтбә сөйләүчеләр азрак.

Янәдән Габдулла Тукайның күрсәтмә булырлык сүзләре хәтергә килә: "вәгыйзьләр үзебезнең ана телебез илә, динебезгә, дөньябызга кирәкле вәгазьләр сөйләсен. Халыкның кан тамырлары буенча каннарын йөгертеп, күз яшьләрен чыгарып, әллә кай җирләрен чеметтереп-чеметтереп алсыннар, вәгыйзьләр халыкның җыелган җире - мәҗлестә милләт исеменә бер-ике кәлимә укыса да халыкны гыйлемгә, сәнгатькә өндәсеннәр".

​Чыннан да, безне язучыларны дин әһелләре белән дөньяви, тәрбияви сүз, изгегә тарткан каләм берләштерә. Мондый бергәлекнең мөмкинчелекләре бихисап. Әмма без аның азын гына кулланабыз әле, җөмһүриятебездә күпме газета-журнал чыгып килә. Телевидение һәм радио каналлары да җитәрлек, төрледән-төрле рубрикалар алып бар, төрледән-төрле тапшыруда катнаш -- дини-мәдәни тәрбияне көчәйтү өчен бездә шартлар бар. Көнбатыш илләрендәге гыйбадәтханәләрендә нинди генә чаралар үткәрелми, әлбәттә, без аларга иярергә тиеш түгел, әмма безнең байтак мәчетләрдә җансызлык хөкем сөрә.

Дөрес, Аллаһ йортларының кайберләрендә төрле дәресләр уздырыла, балалар өчен җәйге лагерь оештыручылар да бар, әмма мондый чаралар гомуми системга корылмаган. Югыйсә, мәчетләрдә шәригать кысаларында бик күп темаларга дәресләр, мастер-класслар үткәреп була, Коръән дәресләре, ана теле мөнәҗәтләр, исламча әдәп-әхлак, кием-салым, ашау-эчү дәресләре, дини эчтәлекле бәйгеләр, викториналар, күргәзмәләр.

Без кайбер мәсьәләләрдә пассивлык күзәтәбез икән аның эчендә яткан сәбәпләре бар. Шуларның берсе - диндә башлап йөрүчеләргә хезмәт хакын түләүнең тиешенчә хәл ителмәве. Дөрес, шәһәр һәм район үзәкләрендә бу мәсьәлә беркадәр җайга салынган, грантлар да бирелгәли. Әмма ришвәт тә алмаган, кояш нуры белән дә туклана белмәгән гап-гади авыл мулласы үзенең вазифасын ничек итеп тиешле югарылыкта башкаруга ирешсен? Мондый хәлдә алар алдына зур таләпләр куеп та булмый”, дип сөйләде Зиннур Мансуров.

Форум 14 июньдә дин әһелләренең Изге Болгар җыенында катнашуы белән тәмамланачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG