Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары 15 ел төрмәгә хөкем ителде


Казанның Идел буе бистәсе мәхкәмәсе карары белән "Дальний" полиция идарәсенең җинаятьләрне тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Василов 15 ел төрмәгә хөкем ителде.

Тоткыннарны азаплауда һәм вазифаларын явызланып башкаруда гаепләнгән тагын җиде кеше 2-12 ел төрмә җәзалары алды.

"Дальний" полиция бүлегендә 2012 елда кесә телефонын урлауда шикләнелеп тотылган Сергей Назаров кыйнап үтерелде. Туганнары сүзләренә караганда, аны шешә белән көчләгәннәр. Соңырак тикшерү барышында бу бүлектә башка тоткыннарның да азаплар күргәне ачыкланды. Зыян күргән 14 кешенең эше тикшерелде.

Хөкемгә полициянең җинаятьләрне тикшерү бүлеге башлыгы, аның урынбасары, оператив эш идарәсе башлыгы урынбасары, барлыгы сигез кеше тартылды. Аларның җидесе сак астында тотылды, берсе шәһәрдән китмәү шарты белән өендә яшәде.

Полициядә азаплаулар белән бәйле бу иң зур эш тәмам, дип хәбәр ителде. Тикшерү ике ел ярым дәвам итте, тикшерү мәгълүматлары 60 томга җыелды.
XS
SM
MD
LG