Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан басмалары "Татмедиа" тәҗрибәсен уңышлы дип санамый


Башкортстан Дәүләт җыелышы депутаты һәм "Уфа-Ведомости" басмасы баш мөхаррире Галина Ишмөхәммәтова республиканың матбугат һәм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлыгы Борис Мелкоедовны парламентның комитет утырышына чакырып район басмаларында булачак реформалар турында сөйләшергә тәкъдим итте. Җирле үзидарә, ватандашлар институтлары үсеше һәм мәгълүмат чаралары комитетында Мелкоедовның алда торган реформалар турында йөргән имеш-мимешләргә аңлатма бирүе сорала.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Мелкоедов җитәкләгән оешма Татарстанның "Татмедиа" агентлыгы мисалында бер идарә корып барлык район басмаларын дәүләтнең медиа холдингына берләштерергә җыена. "Татмедиа" агентлыгына 130лап Татарстан басмасы керә. "Татмедиа" вәкилләренең Башкортстандагы агентлыкка ярдәм итү өчен Уфага киләчәкләре турында әйтелде, диде Ишмөхәммәтова.

"Татмедиа" моделе, тормыш күрсәтүенчә, иң уңышлысы түгел. Агентлык бу планнары турында ачык итеп бөтен матбугат чаралары вәкилләренә игълан итәргә тиеш. Юкса бик күп расланмаган һәм тикшерелмәгән мәгълүмат тарала", диде Ишмөхәммәтова Башкортстанның "Медиакорсеть" порталына.

Башкортстан район һәм шәһәрләрендә укучыларына республиканың бер басмасын тарату, районына карап аңа җирле яңалыклар басылган кушымта гына өстәп кую планнары бар. Әлеге басма "Республика Башкортстан" газеты була ала, дип хәбәр ителә.

Депутат һәм журналист Ишмөхәммәтова басма мәгълүмат чараларының интернет кереп җитмәгән ерак район һәм авылларда хәбәр тараткан бердән-бер чыганак булуына, мәгълүматнең чикләнәчәгенә борчыла.

Башкортстанда хөкүмәт хисабына 114 басма чыга, моннан тыш басмаханәләр һәм берничә китап нәшрияты бар.

Белгечләр әлеге реформаның бу басмаларда эшләүчеләр, шулай ук район хакимиятләрендә дә каршылыклар тудырачагын фаразлый. Күзәтүчеләр әлеге үзгәрешләрнең басмаларның акча һәм милек мәсьәләләре белән бәйле булу ихтималын белдерә.
XS
SM
MD
LG