Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Экстремист" әбиләрдән кисәтү кәгазен имзалату өчен төрле юллар кулланыла


Архив фотосы
Архив фотосы

Чаллыда Сәид Нурси китапларын укучы 30лап кешегә “Экстремизм белән шөгыльләнергә ярамау” турындагы кисәтүне имзалатыр өчен төрле алымнар кулланыла. “Рисаля әл Нур” китабының тагын берничәсе экспертизага җибәрелгән.

Элек Чаллының “Ихлас” мәдрәсәсендә белем алган утызлап кешегә карата прокуратура “Экстремизм белән шөгыльләнергә ярамау” турындагы кисәтүне имзалатырга тырыша. Алар Русиядә экстремистик исемлеккә кертелгән Төркия дин белгече Сәид Нурси китапларын (2008 елның апрелендә Русия Югары мәхкәмәсе әлеге авторның идеяләрен алга сөргән Нурчылар оешмасын да ил күләмендә тыйды – Л.Х) укуда шикләнелеп инде мәхкәмәкәгә дә тартылган иде, күпләренең өйләрендә тентүләр дә узды. Нигездә бу 55-80 яшьлек әбиләр.

Шуларның берсе, күптән түгел 100 мең сум штрафка хөкем ителгән 56 яшьлек Нәкыя Шәрифуллина сүзләренчә, “экстремистик эш белән шөгыльләнергә ярамау турындагы” кисәтүне имзалатуны ФСБ прокуратурага йөкләгән һәм хәзер төрле янаулар кулланып бу кәгазьгә кул куйдырырга тырышалар.

“Без моның белән риза түгел. Без тероррчылык, экстремизм белән шөгыльләнмибез. Бу безне кимсетә. Шул хакта прокуратурага да язып бирдек. Мин прокуратураны мәхкәмәгә дә биргән идем. Мәхкәмә прокуратураны яклап чыкты”, ди ул.

Шәрифуллина сүзләренчә, имза куярга барырга теләмәүчеләрнең өйләренә килеп ишек төпләрендә саклап торалар, көне-төне телефоннарына шалтыраталар, балаларына басым белән куркыталар.

“Менә Алсу Хөсәинова дигән ханым болай да чирле иде, аларның басымыннан соң бөтенләй хастаханәгә ятты. Ул “мин бу кисәтү белән риза түгел” дип прокуратурага хат илтеп кайтты. Шуннан кайтканда үзенә таш белән атканнар, аннары өенә кайткач ишегенә шакып, телефонына шалтыратып көне буе җафалаганнар. Бик ямьсез кыланалар. Кисәтүләер дә бик ямьсез язылган”, ди Шәрифуллина.

Аның әйтүенчә, Рисалә әл Нурның тагын урыс телендәге 18 брошюрасын экспертиза ясап экстремист эчтәлектәгегә кертмәкче булалар.

“Хәзер аны Түбән Новгородка экспертизага җибәрәләр. Без укыган китапларның төрекчәләре тыелмаган шуңа аларны кайтарып бирергә, ә урысчаларын юк итәргә, диделәр. Шул киталарның төрекчләләрен алырга дип Чаллы эчке эшләр идарәсенә тикшерүчегә барган идек, бирмәделәр әле. Аптыраган. Асылда без бит аның төрекчәсен укыйбыз. Урысчасын инде татарча белмәгәннәр генә укый. Ник төрекчәсе тыелмаганы, ә урысчасы тыелганын беркем дә белми. Беркемгә берни кирәкми. Шулай кушылган, шуны эшлиләр”, ди ул.
XS
SM
MD
LG