Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:25

Русия Украинага газ бирүне туктатты


Киевта Газпром башлыгы Алексей Миллер (у) белән Украинаның эгергетика министры Юрий Продан (с)

Киевта Газпром башлыгы Алексей Миллер (у) белән Украинаның эгергетика министры Юрий Продан (с)

Киев белән газ бәясе турында килешүгә ирешә алмагач Мәскәү Украинага газ бирүне туктатты һәм газ өчен алдан түләү шарты куйды.

Русия Украина белән газ бәясе турында килешүгә ирешелмәвен белдерде һәм Киевның моңарчы алынган газ өчен 16 июньгә кадәр түләү шартын үтәмәвен әйтеп, Украинага табигый газ бирүне туктатты. Моннан ары Украина аласы газ өчен алдан түләргә тиеш булачак.

Газпром вәкиле Сергей Куприянов Украина үзенең газ бурычларын билгеләнгән сәгатькә кадәр түләмәде, шуңа күрә Мәскәүнең дә Киевны газ белән тәэмин итәргә хокукый җаваплылыгы юк, дип белдерде. Куприянов Европа берлеге арадашлыгында Киев белән барган сөйләшүләрнең уңышсыз тәмамлануын әйтте.

Киевка газ бирү тукталса да, Украина үткәргечләре аша Европага газ кудыру элеккечә дәвам итәчәк, диелә.

Украина энергетика министры Юрий Продан 16 июньдә Украина “үз кулланучыларының газ ихтыяҗларын гарантияли һәм Европа илләренә ышанычлы газ транзитын дәвам итә”, диде.

Русиянең Газпром ширкәте Украина түләргә тиешле 4,5 миллиард доллар бурычны алу өчен Стокһольм арбитраж мәхкәмәсенә мөрәҗәгать тапшырганлыгын да белдерде.

Шул ук вакытта Украинаның Нафтоһаз ширкәте дә 2010-2014 елларда газ өчен артык түләнгән алты миллиард долларны кире кайтарып алу өчен Стокһольм мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән. Нафтоһаз белдерүендә “Украинага Газпром кудырган газның бәясе гадел һәм базардагыча булырга тиеш”, диелә.

Русиянең газ бирүне туктатуын 16 июньдә Нафтоһаз башлыгы Андрей Коболев та раслады. Аның әйтүенчә, Украина саклагычларында әле декабрь аенда кадәр җитәрлек газ бар.

Элегрәк Русия президенты Владимир Путин, әгәр дә Киев бурычның 1,95 миллиард доллар өлешен 16 июнь иртәсенә кадәр түләмәсә, газ бирүне туктату белән янаган иде.

Европа берлегенең энергетика комиссионеры Гюнтер Эттингер

Европа берлегенең энергетика комиссионеры Гюнтер Эттингер

Газ сөйләшүләрендә арадашлык иткән Европа комиссиясе белдерүендә Европа берлегенең энергетика комиссионеры Гюнтер Эттингер планы нигезендә 16 июньдә Киев 1 миллиард доллар түләргә әзер иде, әмма Русия бу тәкъдимне кире какты, диелә.

Брюссель тәкъдим иткән килешүдә Киевка “кышкы” газ бәясен мең шакмак метр өчен 385 доллар, “җәйге” газ өчен 300 доллар итеп билгеләү тәкъдип ителгән. Путин Русиянең бәяне 385 доллардан түбән төшермәячәген әйтте.

Эттингер июнь аенда яңа сөйләшүләр оештырырга җыенуын белдерде һәм Мәскәүне кечкенә үзгәрешләр кертелгән компромисс килешүгә ризалашырга чакырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG