Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәннәр академиясенең президенты итеп Мәгъзүм Сәлахов сайланды


Сәлахов академиянең яңа үсеш стратегиясен киләсе көздә тәкъдим итәчәк. Тәнкыйтьчеләр академиягә җитди реформалар кирәк, мондый хәлдә ул бетәчәк, ди.

16 июньдә Татарстан фәннәр академиясенең хисап-сайлау җыелышында күпчелек тавыш белән КФУның элекке ректоры һәм президенты Мәгъзүм Сәлахов фәнни оешманың җитәкчесе итеп сайланды. Аның сүзләренчә, академиянең киләчәккә үсеш стратегиясе көзен әзер булачак һәм чираттагы җыелышта тәкъдим ителәчәк.

Яңа президент үз чыгышында академия алдында торган мәсьәләләргә кагылып китте. Аның сүзләренчә, хәзер Татарстан галимнәренең фәнни эшләре һәм уйлап тапкан әйберләре республика оешмаларында киң кулланылыш тапмый. Шуңа күрә ул фундаменталь тикшеренүләргә зыян тидермичә гамәли максатларга юнәлтелгән тикшеренүләрне үстерергә вәгъдә бирде.

Шулай ук, яңа президент фикеренчә, академиянең югары уку йортлары белән бәйләнешен арттырырга кирәк. Шул вакытта фәнни мәктәп “җанланачак” һәм яшьрәк кадрлар тартылачак.

“Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, аның институтлары белән хезмәттәшлекне югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк”, ди Сәлахов.

Яңа җитәкче фәнни фонд оештырырга тәкъдим итеп, аның социаль мәсьәләләргә уңай йогынты ясаячагын, яшь галимнәрне җәлеп итүдә ярдәм итәчәген һәм федераль конкурсларда катнашу мөмкинлекләрен киңәйтәчәген әйтте.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институты директоры Рафаил Хәкимов үзенең чыгышында академиядә һуманитар дисциплиналарның әһәмиятенә басым ясады. “Һуманитар фәннәр тәрбияви потенциал, ватандашлар позициясен билгели”, ди Хәкимов. Аның сүзләренчә, бу шулай ук Татарстан һәм аның шәһәрләренең имиджы өчен дә мөһим. “Табигый һәм һуманитар фәннәр арасындагы баланс академия өчен шактый әһәмиятле тема”, ди галим.

Татарстан дәүләт советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин академиянең элекке президенты Әхмәт Мазһаровның эшен югары бәяләп, Мәгъзүм Сәлаховка яңа вазифада уңышлар теләде. Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә инкыйлаб кәефләре булуга карамастан, академия “консерватив структура” булып калырга тиеш.

Күптән түгел галим Дамир Исхаков фәннәр академиясе җитәкчелегендәге яңа үзгәрешләргә карата тәнкыйть белән чыккан иде. Аның фикеренчә, җитәкчелекне алыштыру формаль үзгәреш, ә академия алдында җитди проблемнар тора.
“Фәннәр академиясенең яңа уставына күрә институтлар юридик зат була алмыйлар. Бу нонсенс”, дип яза Исхаков.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков
​Шулай ук хезмәт хакларының түбән булуы да академия өчен шактый актуаль мәсьәлә, ди галим. Аның сүзләренчә, күптән түгел булган кадрлар кыскартуыннан соң да академиядә хезмәт хакы түбән булып кала бирә.

Исхаков фикеренчә, хәзер Татарстанда Иннополис кебек төрле яңа фәнни оешмалар барлыкка килә, югары уку йортларында фәнни үзәкләр үсә, шуңа күрә академиягә хәзерге хәле белән көндәшлек итү шактый авыр булачак. “Фәннәр академиясе статус-кво хәлендә калса, аңа юкка чыгу яный”, ди галим.
XS
SM
MD
LG