Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:40

Дамир Гарифуллин: "Татарның газапларын, горурлыгын дөньяга танытырга кирәк"


Язучы, шагыйрь, тарихчы, шәҗәрәләр төзүче Дамир Гарифуллинга 75 яшь тулды. Азатлык хәбәрчесе аның белән күрешеп әңгәмә корды.

Дамир Гарифуллин Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Шушы киңкырлы иҗат кешесе белән очрашып, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Дамир әфәнде, шушы яшькә җитеп сез гел хәрәкәттә, эзләнүдә, китаплар чыгару белән мәшгуль. Тик тормауның сере нидә?

– Чыннан да, 75 яшь ул бер караганда аз да, күп тә кебек. Илле, илле биш яшьтәге кеше, мин инде картайдым дип йөрсә, чыннан ул бабай була. Җитмеш биштәгесе бабайның бабасы була. Шушы яшьтә артка борылып карасаң, карале, бу бит тагын егет чак икән дисең. Шуны истә тотмыйбыз: үзебезне үсендерәсе урынга күңелебезне түбәнгә төшерәбез. Алай булырга тиеш түгел. Иртәгә эшем тагын да күбрәк дип яшәп, сөенеч чәчә-чәчә иҗат итәргә, җимешләр җыеп алырга кирәк.

Хәзинә дибез. Нефтьне дә хәзинә саныйбыз. Күпме төзек, ташландык авыллар бар. Һәрберсендә ниндидер дәрәҗәдә хәзинә ята. Шуларны барларга, бабаларыбыз истәлекләрен торгызу зарур. Авылларыбызның тарихын чагылдырган күпме хәзинәләребез сакланадыр, билгесез. Элегрәк бу юнәлештә йөргәндә өйләргә кертмиләр иде. Ник? Чөнки дингә каршы күп эшләнде. Заманында гарәпчә китапларны дин белән генә бәйләделәр. Татар халкын китаплы халык дип санаганнар. Ул китаплы гына түгел, китапханәле халык та булган. Һәр өйгә кер, аның китапханәсе бар. Өлкән, урта буын кешеләре ниндидер мактауга лаек. Шул мактау сүзен ишетмәгәнгә аларда битарафлык.

Борынгылардан зур байлык калган. Шуларны саклап калучыларны батырлар дияр идем. Менә Шыгай авылында йөргәндә мин борынгы китаплар таптым. Кулдан язылганнар. Китапны укыгач, Шыгайда мәдрәсә булуын, Мәүлә Колый кебек галим, язучы исеме белән бәйле булуын күрәсең. Мәүлә Колыйның хәзерге Әлмәт, Лениногорски якларында белем бирүе мәгълүм. Аның балалары да мәгърифәт, дин юлыннан киткән. Коръән укуда да Шыгай мәкаме булуы билгеле. Менә шундый авылларны югалтмаска иде. Без бит тарих энҗеләрен чүпләп, зур бер дисбе ясый алабыз. Татарның үткәнен,газапларын, горурлыгын бар дөньяга танытырга тиешбез. Татар бар дөньяга сибелгән. Йолдыз кебек тегендә дә, монда да татар калкып чыга. Яши-яши шуны тою бер горурлык икән ул.

– Сез шәҗәрәләр төзисез. Шушы юнәлештәге эшегез буенча да беркадәр таныштырып китсәгез иде.

– Шәҗәрә – ул гаилә фотосурәтләрен ясау гына түгел. Анда ике-өч гасыр элек яшәгән кешеләрнең нәсел агачларын булдыру белән бәйле. Менә аны булдыру катлаулы. Нәсел агачы булмаган кеше миңа калса, ятим бала кебек. Борынгы заманнарда ук кызларны кияүгә биргәндә яки кунак килгәндә нәселе белән, кайсы авылдан булуы белән кызыксынганнар. Урамга ташланган малайлар, кызлар кебек кенә йөреп, без алга бара алмыйбыз, тамырны белергә кирәк. Мин шифалы туфракта, шифалы таулар өстендә үстем дияргә җирлек булсын.

Дамир Гарифуллин төзегән Муса Җәлил шәҗәрәсе

Дамир Гарифуллин төзегән Муса Җәлил шәҗәрәсе

Зарларыбыз күп. Ләкин барлыгыбызны күрсәтү дә кирәк. Күптән түгел мин тамырлары Теләнче Тамактан булган Хәлфиннәр шәҗәрәсен төзедем. Алар байлар, иганәчеләр булган, мәдрәсәләр, мәктәпләр салган. Чаллыдагы элеваторны да коруда да булышканнар. Патша заманында ук бу авылдан Чаллыга тимер юл салырга хыялланып йөргәннәр, рөхсәт тә алганнар. Ләкин инкыйлаб-болганышлар моңа ирек бирмәгән. Хәлфиннәрне өйрәнә башлагач, аларның чынлап ачылып бетмәгән, бар татар халкы өчен горурлык булырлык нәсел икәнен аңладым. Алар Казан университетында эшләгән, беренче татар гимназиясен ачканнар, беренче татар грамматикасын эшләгәннәр, иң борынгы татар кулъязмасын Казан университетына тапшырганнар.

Хәлфиннәрнең буыннары Мамадыш, Минзәлә якларына килеп төпләнүләре дә билгеле. Менә Мәръям апа бар иде, ул Хәлфиннәрнең Теләнче Тамак белән бәйле тормышларын гына ачыклауга иреште. Чөнки Хәлфиннәр зур сәүдәгәрләр булгач, бик күп төбәкләрдә эш йөртәләр. Китап бастыру эшендә дә катнашалар.

Хәлфиннар алда әйтелгән Мәүлә Колыйларның дәвамчысы булып тора. Мин санадым, Мәүлә Колыйлардан ике йөздән артык мулла чыккан. Бу муллалар бөтен Русия буенча сибелгән. Шул чорларда алар да хаҗга баргач зәмзәм суларын алып кайтканнардыр. Ләкин беренче чиратта алар китаплар алып кайткан, аларны күчереп язуны оештырганнар.

Әби патша чорында борынгы китапларны юкка чыгарганнар. Ә татарның бер өлеше китапларны саклап кала алган. Хәзер дә берәм-берәм чыга. Шуны эзләп таба алсаң, тагын да рухланып эшли башлыйсың.

Галим Морат Рәмзи шәҗәрәсен төзегәндә аның Мәрҗәниләр белән беррәттән торуын күрдем. Морат Рәмзи Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Кытайда үлә. Морат Рәмзинең күптән түгел ике томлыгын Катарда чыгардылар. Бу китапларда Болгар һәм Казан ханлыклары турында бәян ителә. Әлеге язмалар Татарстанда басылса, тагын да яхшырак булыр иде.

– Дамир әфәнде, бүген Русия архивларына керү, анда эшләү кыен дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бу уңайдан сезнең фикер нинди?

Дамир Гарифуллин

Дамир Гарифуллин

– Минем элекке танышлар булгач, кыенлык күрмим. Ләкин архивларга баручылар җиңел түгел диләр. Чөнки дөньясы акчага корылган, эзләнүләр белән йөрүче хәзер үзе генә әллә ни майтара алмый, химаяче, ярдәмче кирәк. Мәҗит Гафури да, Габдулла Тукай һәм башкалар да иҗат иткәннәр, нәшер итү белән нәширләр, химаячеләр эш иткән.

Русиядә беренче нефтьне Әлмәт ягындагы Нәдер Үрәзмәтовлар таба. Монысы да кызыклы. Үрәзмәтовлар шәҗәрәсен ясаганда үзебезнең нәселгә дә килеп чыктым. Фәрит Мөхәммәтшин нәселе дә шул якларга барып тоташа. Татар тормышы Татарстан белән генә чикләнми, мин моңа тагын бер кат инандым.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG