Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның урыс мәдәнияте җәмгыяте Украина качакларын Татарстанга чакыра


Татарстан урыслары җәмгыяте рәисе урынбасары Михаил Щеглов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китәргә мәҗбүр булган качакларны Татарстанга алуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

"Илебез Кырымның Русиягә кайтарылуы уңаеннан зур шатлык кичерде. Кырым җитәкчелеге белән ватандашлар җәмгыяте, кырымтатар активистлары белән араларны җайлау эшендә Татарстан җитәкчелеге, аерым алганда Сезнең өлешегез дә зур. Бүгенге көндә бу тырышлыклар аркасында Кырым тотрыклы төбәккә әйләнде," диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Урыслар җәмгыяте Кырым өчен күп ярдәм җыелганын, халыкның качакларны үз өйләрендә кабул итәргә теләгәнен белдерә. Бу эшкә алыну белән Татарстан җитәкчелеге Русиянең башка төбәкләре өчен дә үрнәк була ала, ди Щеглов.

Шулай ук җәмгыять рәисе әлеге мөрәҗәгатендә Донбасста 100 меңләп татар яшәгәнен дә искә ала.
XS
SM
MD
LG