Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта да Сабантуй үтте


Нью-Йорк Сабантуе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Нью-Йорк Сабантуе

15 июнь көнне гадәттәге урында, Эйзенхауэр паркында Нью-Йорк татарлары Сабантуй бәйрәменә җыелдылар. Оештыручылар әйтүенчә, чарада 300дән артык кеше катнашкан.

Американың төп Сабантуе Нью-Йоркта үтә. Бирегә килүчеләр саны да башка шәһәрләргә караганда күбрәк. Билгеле булганча, Нью-Йорк – татарлар күпләп яшәгән урыннарның берсе. Беренче буын мөһаҗирләре бирегә узган гасыр башында ук килеп урнаша. Ә хәзерге American Tatar Association оешмасына 1927 елда ук нигез салына. Соңыннан бирегә Кытайда туып-үскән татарлар да килә. Вакыт узу белән башкалар да кушыла. Советлар Берлеге таркалгач, мәхәллә саны артып кына бара.

Быелгы Сабантуй бәйрәмен, гадәттәгечә, Америкада узучы Әтиләр көненә туры китереп уздыралар. Сабантуйны күрер өчен Американың төрле штатларыннан җыелдылар. Оһайо, Пенсильвания, Нью-Джерси, Делавэр, Иллинойс, Мэриленд, Флорида һәм башка штатлардан халык килде.

Сабантуйның тамаша өлешенә җирле артистлар һәм Татарстан кунаклары җавап тотты. Җирле артистлардан Илмир Әхмәтҗанов, Алия Фәйзуллина, Рафик һәм Наилә Гарифуллиннар, Элнар Байназаров, Фәрәх һәм башкалар катнашты. Татарстаннан килгән Искәндәр һәм Сәйдәш Биктаһировлар, Резеда Галимова Сабантуйны җыр-моңнарга күмде.

Казан татарлары Сабантуена Польша татарлары да яратып йөри. Телне аңламасак та, җыр-моңнар күңелгә якын, ди алар. Татарлар бәйрәменә башка милләт вәкилләре дә бик теләп килә.

Чараны алыштыргысыз алып баручы, Башкортстанның Кушнарен районы егете Илмир Әхмәтҗанов Сабантуйлар популярлаша бара, ди.

“Һәр ел саен бирегә яңа кешеләр килә. Алар бер-берсе белән таныша, күңел ача. Һәр килгән кешегә шатбыз. Татарлар күбәя, безнең чараларга ешрак йөри башлый. Шунысы шатландыра”, диде Илмир.

Сабантуй “Туган тел” җыры белән башланды. Бәйрәм дәвамында кунаклар уеннарда катнаштылар, биеделәр, җырладыр. Нью-Йорк Сабантуе кичкә таба гына тәмамланды.
XS
SM
MD
LG