Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы урыс активисты республикада урыс санын арттыру юлын тәкъдим итә


Донбасс качаклары әлегә күрше өлкәләргә сыенды. Харьков янындагы ял йортларының берсе
Донбасс качаклары әлегә күрше өлкәләргә сыенды. Харьков янындагы ял йортларының берсе

"Универсиадалар үткәрәбез бит, Украинадагы урыс качакларын сыендыра алмыйбыз мени?", ди еллар буе татар телен укытуга каршы көрәшкән җәмгыять рәисе Михаил Щеглов Азатлыкка.

Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Михаил Щеглов Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китәргә мәҗбүр булган качакларны Татарстанга алуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте.

"Бар илебез Кырымның Русиягә кайтарылуы уңаеннан зур шатлык кичерде. Кырымтатарлар белән араларны җайлау эшендә Татарстан җитәкчелеге, аерым алганда Сезнең өлешегез дә зур. Бүгенге көндә бу тырышлыклар нәтиҗәсендә Кырым тотрыклы бер төбәккә әйләнде," диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.

Үз вакытында татар теленең мәҗбүри укытулуына зарланган, бу хакта Мәскәүгә даими шикаятьләр җибәреп яткан һәм Татарстандагы урысларның басынкы хәлдә булуын белдереп килгән Щеглов, әлеге мөрәҗәгатендә Донбасста 100 меңләп татар яшәгәнен дә искә ала. Үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаучылар сафында сугышучылар арасында элекке җинаятьчеләр һәм полиция эзләгән кешеләрнең булуы да мәгълүм. Азатлыкның, качаклар белән бергә андыйларның да Татарстанга килә алу ихтималы турындагы соравы Щеглов өчен көтелмәгән булды.

– Татарстанның Украина качакларын кабул итү мөмкинлеге бар дип саныйсызмы?

Михаил Щеглов
Михаил Щеглов
​– Ничек булмасын?! Гафу итегез, бу бит Универсиадалар уздырган төбәк. Бу ният кайдан килде, дигәндә, соңгы бер атна менә Донбасска һуманитар ярдәм җыябыз. "Качакларны үзебездә кабул итәр идек", дип килеп әйтүчеләр бар. Инде андагы көч кулланудан качып кайткан гаиләләр дә бар. 2-3 гаилә түгел бит, йөзләгән мең кеше кача (бу саннарны Русия мәгълүмат чаралары тарата - ред.). Китәргә теләүчеләр тагын да күбрәк. Качакларны Кырым белән Ростов өлкәсендә сыйдырып бетереп булмый. Безнең президентыбыз һәм республика җитәкчелеге барысыннан да алда булырга ярата. Украинага ярдәм итәргә кирәк хәзер. Алар (Татарстан җитәкчеләре) Кырым һәм кырымтатарлар белән үзләренә реклама ясады. Эш тә эшләп йөргәннәрдер, белмим, анысына бер сүзем дә юк. Ләкин нәтиҗәсе шул – Кырымда тотрыклылык бит.

– Аңарчы тотрыксыз идеме Кырым?

– Юк, ләкин аның шулай булу куркынычы бар иде бит. Ләкин Кырым белән Новороссияне чагыштырмагыз.

– Донбасста "халык республикасын" яклап сугышучылар арасында җинаятьчеләр, полиция эзләгән кешеләр бар. Татарстанга андыйларны кайтарып тотрыклы республика тормышына тынычсызлык кертү булмасмы?

– ... (пауза). Сүз хатын-кыз, балалар һәм олы кешеләрне генә кабул итү тәкъдиме турында бара. Аңлавымча, ирләр анда калачак, өйләрен, җирләрен сакларга калачак. Аннары чит дәүләттән, Украинадан без сугышып яткан ирләрне монда чакыра алмыйбыз, бу дөрес булмас иде. Алар анда ничек тә булса килешеп, начармы-юкмы тынычлык урнаштырып гаиләләрен кире алып китәчәк.


"Мәскәү кушса Украина качакларын да сыйдырырбыз"

Урыс җәмгыятенең Донбасста сугышучы урыс милләтчеләрен Татарстанда сыендыру ниятенә Татар Иҗтимагый Үзәге ризасызлык белдереп урам җыены уздырырга теләгән, әмма шәһәр хакимияте аларга рөхсәт бирмәгән. Качакларны кабул итү-итмәү карарын Мәскәү кабул итәчәк, диде Азатлыкка үзәк вәкиле Айрат Габдуллин.

– Татарстан җитәкчелеге "качакларны кабул итәбез" дип әйтә аламы?

– Ихтимал. Мәскәү кушса кая барсын? Татарстан бит Мәскәү белән Кырым арасында "мендәр" кебек булды, каты бәрелмәсеннәр дип тырышты. Инде бу да була калса, бик зур тавыш кубачак, дип ышанам.

Айрат Габдуллин Азатлык студиясендә, 2011 ел
Айрат Габдуллин Азатлык студиясендә, 2011 ел
Татарстанның үз проблемалары да муеннан. Ул аларны чишеп тормас, әмма Мәскәүгә яраклашыйм, дип бу эшне эшләве мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда Үзәк Азиядән кайткан, мәҗбүри күчеп кайтучы статусын алган 182 качак бар, аларның күбесе татарлар.

Татарстан аларның хәлен яхшырта алмый, аларның яшәр җирләре юк. Ватанга кайтабыз дип рухланган 6 татар, кайткач та Татарстан түрәләренең үзләренә карата шундый битараф мөнәсәбәтенә чыдый алмыйча үзенә кул салды.

Аның каравы күптән түгел генә Татарстанга ялга чыккан 100-ләп Русия хәрбие кайтты, аларга Казанның үзендә шунда ук фатирлар бирелде. Шуңа күрә Татарстан яңадан Мәскәүнең кушуына каршы чыга алмыйча аннан да качакларны кабул итә башласа, Татарстанга чит кешеләр килеп утырачак. Бу татар газет-журналларның, мәктәпләрен генә ябу түгел, бу инде чит халыкларны күчереп китерү булачак.
XS
SM
MD
LG