Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:54

Казанда авыру кызның имтиханнан соң үлеме табиблар хатасы булырга мөмкин


Казан гимназияләренең берсен тәмамлаучы 17 яшьлек кызның үлемен тикшерү башланды. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүендә, тикшерү кызның үлемендә табиблар хатасы булуын аңлатмый, диелгән. Әмма кызның укытучысы сүзләренә караганда, аның менингиттан үлгәне фаразлана.

"Мин аны җиде ел укыттым, бик яхшы беләм аны. Инде берничә тәүлек аның башы каты авыртты, температурасы булды. Янына килгән табиблар "нервадан" дип китте. Бик үкенечле үлем", диде кызның укытучысы ProKazan.ru сәхифәсенә.

Ике атнадан бу кыз мәктәпне уңышлы тәмамлавы өчен көмеш медаль аласы булган. Башта ул, "БДИ биреп кайткач борчылганнан үлгән", дип фаразланган иде.

XS
SM
MD
LG