Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ректоры Илшат Гафуровка эконом-класс белән йөрергә киңәш ителде


Казан федераль университетының социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев ректор Илшат Гафуровка мөрәҗәгать итеп, юлда йөргәндә арзанрак билетлар алырга киңәш итте.

"Бизнесс-класс билетының эконом-классныкыннан өч мәртәбә кыйбатрак булганын исәпкә алып, акчаны әрәм итмичә гадирәк билет алырга киңәш итәм. Кесәдә калган акчага аспирантлар һәм укытучыларны фәнни конференцияләргә җибәрергә тәкъдим итәм", диелгән Ясәвиевнең ачык хатында.

Бу хатын ул Русия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливановка җибәргән. Анда ул югары уку йортлары җитәкчеләренең сәфәрләренә билетларны бары тик эконом-класска алуны күзәтүне сораган.

Казан университеты ректорын Ясәвиев Русия хөкүмәте карарын көтмичә, кыйбатлы билетлардан хәзер үк баш тартырга чакыра.

Ике ел элек Искәндәр Ясәвиев университет ректоры Гафуровны тикшерүне сорап язган хатыннан соң сорау алуга чакырылган иде.
XS
SM
MD
LG