Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Томски шәһәрендә үткән федераль Cабантуйда Төмән өлкәсе делегациясе өлкә татар Конгрессы ярдәмендә зур төркем белән барды һәм уңышлы чыгыш ясады.

Томски яңгырлы Төмәннән килгән кунакларын елмаеп – кояш нурларын балкытып каршы алды. Академшәһәрнең урман эчендә урнашкан искитмәле кунакханәсе, шәһәрнең борынгыдан сакланган бизәкләргә бай агач архитектурасы, җәелгән Томь елгасы, киң күңелле кешеләре бу җылылыкны үзләренә сеңдергән сыман иде.

Төркемебез өчен билгеләнгән экскурсиядә шәһәрнең Татар бистәсен күрү бәхетенә ирешә алмасак та, Кызыл мәчетнең совет елларында башка максатта кулланылып, нык җимерелгәнлеген һәм хәзер зур төзекләндерү эшләре барганлыгын, Ак мәчетнең ныклап эшләвен, ә инде XX гасыр башында Кәрим бай Хәмитов үз проекты буенча төзегән йорт федераль дәрәҗәдә сакланыла торган архитектура һәйкәле булып торуын ишетеп шатландык. Бу йортта хәзер татар мәдәниятен саклау белән шөгыльләнә торган күпләгән оешмалар урнашкан икән.

Борынгы агачтан ясалган искитмәле бизәкле йорт әле дә хезмәт итә

Борынгы агачтан ясалган искитмәле бизәкле йорт әле дә хезмәт итә

Халкыбызның гасырлардан килгән милли бәйрәме илдәге Мәдәният елына багышланып, Томски шәһәренең 410 еллыгы, Томски губернасының – 210, өлкәнең – 70, Кызыл мәчетнең – 110, Ак мәчетнең 100 еллыгы кебек юбилейларга бай булды.

Илнең төрле төбәкләреннән килгән 1200ләгән татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, башка кунаклар белән бергә филармония залында Татарстан республикасы сәнгать осталары концертын карадык. Програм татарның иң затлы җыр-моңнары, биюләреннән төзелгән иде. Аларны республиканың иң дәрәҗәле артистлары, төркемнәре башкардылар.

Федераль Сабантуй кысаларында “Халыклар дуслыгы” фестивален дә үткәрү бик уңышлы килеп чыккан. “Шәһәр бакчасы” паркы алдында каршы алган төрле милләт вәкилләре, аларның милли аш-суга бай өстәлләре татар халкы бәйрәменә нур гына өстәделәр. Аннары шундагы сәхнәдә иҗади осталыкларын да күзәтергә була иде.

Халыклар дуслыгы тамашасы

Халыклар дуслыгы тамашасы

“Хезмәт” стадионына бара торган юл кул эшләре тезелгән өстәлләр белән тулы. Барысы да бар анда: балчык, тимер, каен тузы, агачтан эшләнмәләр, рәсемнәр һәм башкалар. Һәркайсында тәҗрибәле оста үзеңне сынап карарга мөмкинлек бирә.

Ун мең кешелек стадион үзәгендә меңләгән кеше (алар арасында Томски уку йортларының 500ләгән студенты) ачылу тантанасын күрсәтүдән бәйрәм башланып та китте. Монда милләтләр дуслыгы, Сабантуй йолалары, төрле җирлектә яшәүче татарлар биюләре тасвирланды. Татар гадәте буенча чибәр кызлар кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар.


Төмән өлкәсе вәкилләре

Төмән өлкәсе вәкилләре

Томски кояшы җылылыгы өлкә губернаторы Сергей Жвачкин йөзендә дә чагылды. Ул Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов белән тамашачыны чын күңелдән тәбрикләде. Татар мәдәниятен үстерүдә өлеш кертүчеләр Татарстан республикасы рәхмәт хатлары, губернатор чапан һәм түбәтәй белән бүләкләнгәннән соң, Сабантуй ачык дип белдерелде, байрак күтәрелде. Җитәкчеләр Түбән Кама районы эшчәннәре булдырган татар йортын, ишегалдын, мунча, сараен, башкасын карап, самовардан хуш исле чәй эчтеләр. Милли бизәкле чатырга губернатор һәм президент белән очрашуга төбәкләрдәге иҗтимагый оешмаларның иң актив вәкилләре чакырылды. Алар арасында Төмән өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты рәисе Вәлимә Ташкалова да лаеклы урын алып, җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлегенә иреште һәм өлкәбез хакимияте бүләкләрен тапшырды.

Зур сәхнәдә яңгыраган Татарстан, Түбән Кама, Томски артистлары җыр-биюләре белән бергә, Түбән Камалар мәйданындагы сәхнәдә төбәкләрдән килүчеләр чыгыш ясадылар. Төмәннәр данын Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәгенең “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле вәкилләре: Илчан Хөснетдинов, Ильяс Бакиев, Юлдаш Кәбиров, Җәгъфәр Касыймов, Екатерина Әхмәтҗанова, Розалия Бакиева бик шәп итеп таныттылар. Алар тамашачыны дәртләндереп биюгә дә алып төшеп киттеләр, бергә җырлаттылар да.

Җәгъфәр Касыймов якташлары белән

Җәгъфәр Касыймов якташлары белән

– Төмәннәрне Томскида яхшы каршы алдылар. Халыклары әйбәт икән, татарлар күп яши монда. Татар меценаты белән таныштым. Ул самоварлар җыя, аларны алып килгән, үләнле татар чәе белән сыйлады. Кырынкүлдә озак еллар яшәгән Исмәгыйль абый Гыйззәтуллин белән Мәликә апаны күрдем, бик шатланыштык. Төрле төбәкләрдәге татарлар белән очрашып сөйләштем, бергәләшеп биедек, җырладык. Һәркайсының үзенә хас сөйләме бар, тик бер-беребезне аңлап аралаштык, - дип фикерләре белән уртаклашты Җәгъфәр Касыймов. Аның юлга чыкканнан алып кайтып җиткәнче кулыннан гармуны төшмәде, ул гармун көенә биемәгән кеше калмагандыр.

Ямбай музее җитәкчесе Розалия Бакиевага концерт програмын оештыру йөкләнгән иде, ул:

– Бу очрашулар бик җылы булып хәтердә сакланып калыр. Сабантуй әйбәт оештырылган, - дип сөйләде. - Төрле һөнәр осталарының үз эшләрен тәкъдим итүләре аеруча ошады. Үзешчәннәр чыгышларын халык көчле алкышлар белән кабул итте. Җәгъфәр абый касыймов үзе бер искитмәле артист. Аннары “Тамаша” ансамбле биюле композиция күрсәтте. Соңыннан Илчан Хөснетдинов җырлаганда, шунда ук уйлап, барыбыз да бергә чыгып төйдереп биюбез шулкадәр матур килеп чыкты. Күп тапкыр кабатласаң да алай булмас.

Төп батыр

Төп батыр

Ул арада төп мәйданда көрәшнең кызган вакыты җитте. Биш көрәшчебезнең өчесе – Рөстәм Латыйпов (Төмән), Александр Кузнецов (Каскара), Виктор Шарапов (Винзили) – беренче, Илнур Исхаков (Индрәй) - икенче, Әмир Абдрахманов (Каскара) дүртенче урын алдылар. Афәрин, егетләр!

Кояшлы Томски шәһәренә сәфәребез уңышлы булды, 30 кешедән торган төркемне җитәкләгән өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты рәисе Вәлимә Ташкалова бер авырлыклар күрсәтмичән, сәяхәтне оста оештырып, җылы-йомшак автобусларда исән-сау кайтарып җиткерде.

Киләсе Сабантуй Красноярски шәһәрендә булачак – Тулпар ат өлкә вәкилләренә тапшырылды.

XS
SM
MD
LG