Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Маһинур Тимершина Ватан сугышы елларында Казан хастәханәсендә яраланган сугышчыларга табиб ярдәме күрсәтә.

Маһинур Тимершина 1941 елның маенда Казанда махсус курслар тәмамлап, шәфкать туташы таныклыгына ия була. Ул уку елларында ук чәчәк – оспа авыруына каршы алып барылган гамәлләрдә катнаша. Ватан сугышы башлануы хәбәрен алуга Маһинур апа хәрби комиссариатка килеп, фашистларга каршы көрәшергә теләк белдереп, гариза яза. Аны табиблар төркеменә билгелиләр. Әмма аны Казанда яңа ачылган госпитальдә калдыралар.

Маһинур Тимершина Әгерҗе төбәгеннән, Уразай авылында туып үскән. Бүген дә шунда улы белән яши. Ижауда кызы Гөлнур янында еш була. Яшьтән хезмәттә тәрбияләнгән, балаларына да бу сыйфатны сеңдергән Маһинур апа. Олы яшьтәге балаларыннан бүген дә шуны шуны тәлап итә.

1941-45нче еллар һәр кеше күңелендә иң ачы еллар булып саклана. Ачлы-туклы айлар, мәшәкатьле көннәр, тынгысыз төннәр. Яңа гына шәфкать туташлары курслары тәмамлаган Маһинур Тимершина Казанның Бауман урамында сугышка китүчеләрне озатырга килә. Үзе дә фашистларга каршы көрәшергә теләк белдереп, хәрби комиссариатка бара. Аны табиблар төркеменә билгелиләр - сугыш кырларына җибәрү буенча әзерлек эшләре башлана. Әмма, бәхетенә, аны иптәш кызлары белән Казанда яңа ачылган госпитальдә калдыралар. Маһинур апа көнне төнгә ялгап, яраланган сугышчыларның хәлен ничек тә җиңеләйтергә омтыла.

“Тамак туйганчы ашау да булмавын, йокысыз төннәр, авыруларны үлемнән саклап калу өчен кан бирүләр - боларны искә төшерәсем дә килми. Безнең чордашларыбыз башына төшкәнне Ходай күрсәтмәсен”, ди Маһинур апа.

Маһинур Тимершина якыннары белән

Маһинур Тимершина якыннары белән

Сугыш тәмамлангач та, ул туган авылы Уразайга кайта. Авылда да сугыштан соңгы елларда яшәве җиңел булмый. Бер-бер артлы ике бала туа. Кызы белән улына тормыш баткагын җиңәргә ныклы белем ярдәм итүенә нык ышана әни кеше.

Кызы Гөлнур Гыйльметдинова сүзләренчә, башка кызлар-егетләр шәһәрләргә китеп эшкә урнаша. Маһинур апа балаларына укырга мөмкинлек тудыра.

Иң мөһиме - бу гаиләдә эшчәнлеккә өстенлек бирелә. Кызы Гөлнурны тормыш корырга сорап килгән авыл егете Тәлгать Гыйлметдиновка бер дә икеләнмичә тапшыра. “Эшчән егет. (Армия хезмәтенә кадәр ул шәһәрдә эшләп, мотоцикл сатып ала. Бу авыл кешеләре тормышында зур яңалык була.) Егет тату, эшчән гаиләдән, тормышың уң булыр”, дип фатихасын бирә әнисе.

Дөрестән дә, тырыш матур гаилә кора алар. Гаиләдә барысы да эшчәннәр. Тәлгать ага белән Гөлнур апа Гыйлметдиновлар шәһәрдә торуларына карамастан, мал асрап, көн күрәләр. Берничә ел элек дүрт баш сыер тотсалар, бүген ике генә, диләр. Аларны карауда авырлыклар юк дигән фикердә Гыйлметдиновлар. Әниләре дә авылда 80 яшендә дә сыер тоткан. Әле үткән елда, 91 яшендә, бәрәңге алырга ярдәм иткән.

Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне балалары күңеленә сеңдерә Маһирә апа. Туган телебездә аралашуны бурычы итеп саный. Үсеп килүче буында да боларның дәвам ителүен теләп, оныкларын, бүген аларның сабыйларын да милли рухта тәрбияләргә ярдәм итә.

Бүген Маһинур апа үзе дә намазда, кызы, кияве, оныкларының да шушы юлдан баруларына сөенә. Оныгы Резедәнең дүрт айлык кызы Әминәгә дә иман нуры, тәүфик тели.

Авыр тормыш юлын узып, авыр хезмәт башкарып, йөзенче дистәне ваклау - үзе зур бәхет. Янында гөрләп йөгереп йөрүче оныкчыклары, һәр сүзен тыңлап торучы оныклары, хөрмәт итеп, әнисенең кадерен белүче балалары – бу 92 яшендәге Маһинур апа өчен зур бәхет. Ә шулай да озак яшәү сере нидә соң?

“Күңелең шат, кешеләргә мәрхәмәтле булырга кирәк. Тәнең таза, йөрәгең тыныч, яныңда иң якын кешеләрең гөрләп матур тормыш иткәндә яшеңне сизмисең, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә канәгать мин. Иң бәхетле әни, әби”, диде шушы көннәрдә 92 яшен билгеләп үткән Маһинур апа.

XS
SM
MD
LG