Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан халкына чираттагы проектын тәкъдим итте. 17 июнь көнне Кабан күле ярында УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды.

Лекцияне КФУ белгече, тарихчы Илдар Шәфиков укыды. Аның темасы “XX гасыр ахыры - XX йөз башы Татар бистәсенең көнкүреш тормышы” иде. Белгеч бик кызык итеп татар бистәсе һәм җәдитчеләр турында сөйләде.

Беренче лекцияне тыңларга иллегә якын кеше килде. Шунысы игътибарга лаек, монда лекцияне тыңларга махсус килүчеләр белән беррәттән шул тирәдән узып баручы шәһәр кешеләре дә бар иде.

Тәбриз Яруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:

Без май ахырында “Печән базары” флешмобы һәм “Уку паркы” акциясе оештырган идек. “Уку паркы” беренче тапкыр узды һәм аны казанлылар бик ошатты. Ул чагында без киштәләргә татар китаплары куеп, теләгән кешеләргә чирәм өстенә утырып китап укырга мөмкинлек бирдек. Ул китапларны укырга гына түгел, үзең белән алып китәргә дә ярый иде. Күп кешегә бу формат бик ошады. Беренчедән, бу интеллектуаль чара, икенчедән, ул шундый ачык, урамда үткәрелә. Һәм без бу эшне дәвам итәргә булдык. Ничек итеп? Менә шушы “Печән базары” кысаларында яшь галим Әлфрид Бустанов совет чорында ислам турында лекция укыган иде һәм без шушы форматны дәвам иттерергә булдык. Кабан күле буенда, Татар бистәсендә ачык һавада татар телендә лекцияләр укырга булдык. Лекцияләр төрле темаларга багышлана – тарих, мәдәният, экология, физика, математика фәннәре. Чөнки татар темасы гел нигәдер тарих һәм мәдәният белән генә чикләнә. Татарларга төгәл фәннәр буенча да лекцияләр тыңларга кызык булыр иде, дип уйладык. Бу проект берничә максатка ирештерә. Беренчедән, Казан урамнарында татар теле яңгырый – һәрбер теләгән кеше, шушы урам буйлап барган кеше туктап тыңлап ала. Икенчедән, төгәл фәннәр булгач, бу татар теленең даирәсен киңәйтә. Өченче максатыбыз – белем тарату.

Илдар Шәфиков, КФУ белгече, тарихчы:

“Бу – бик кирәкле чара. Мондый лекцияләр аша фән кешеләргә якынрак була бара. Чынлыкта фәнни журналларда, мәкаләләрдә язылган әйбер гади кешегә барып җитми. Ә монда фәннең иң соңгы казанышлары, галимнәрнең фикерләре, төрле тикшеренүләр нәтиҗәләре тыңлаучыларга җиңел генә барып ирешә.

Мансур һәм Венера Адамович, Лондонда яшәүче Польша татарлары:

“Лекция турында фейсбук челтәреннән белдек. Мондый формат үткән-сүткән кешеләргә дә туктап тыңларга, темага кушылырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп алар яшьләргә тарих, мәдәният кызыклы булуын аңлыйлар, һәм боларны туган телләрендә өйрәнүләрен күрәләр. Бу бик мөһим әйбер, аеруча чит илдән килгән кешеләр өчен.

Фатих Хәбиб, Түбән Камадан килгән тарихчы:

“Бу формат – бик яхшы, ниндидер бина яллап, җыелып, каядыр эзләп йөрисе юк. Ачык һавада булгач, узган кеше дә кушыла ала, туктап, тыңлый ала, кызыксынса, ахырына хәтле үк кала. Мәрҗани дә шәкертләре белән шулай Кабан күленә чыга торган булганнар. Темасы да шәп булды, без ул чордан бик киселдек, ул чор кешеләре инопланетяннар кебек күренә. Ә мондый әйберләр – ачык һавада Татар университеты, Печән базары кебек чаралар – бу бушлыкны тутыра, наданлыктан котылырга ярдәм итә.

Гүзәл Йосыпова, КФУның постсоциализмны мәдәни тикшерүләр үзәге хезмәткәре:

“Бик яхшы лекция тыңладык, бер дигән формат. Ауропада, Мәскәү, Петербургта мондый форматтагы чаралар бик популяр. Казанда шушындый форматтагы чара уздыруны хуплаучылар – нәкъ менә татар яшьләре булуы мактауга лаек. Иң мөһиме – бу алдынгы башлангычның дәвамы булсын иде. Миңа калса, татар яшьләренә генә түгел, төрле яшьтәге кешеләр өчен кызык һәм файдалы булырлык темалар шактый күп. Икеләтә файда – бер яктан, бергә җыелабыз, икенче яктан – үз тарихыбыз, мәдәниятебез, бүгенге торышыбыз турында һәрвакыт ниндидер яңа әйбер белеп торабыз.

Оештыручылар сүзләренә караганда, тиздән лекцияне интернеттан да карап булачак. Тәбриз Яруллин әйтүенчә, лекцияләрнең аудиториясе татар телен аңлаучылар белән генә чикләнмәс. Мәсәлән, интернетка куйганда видеоны инглиз, рус һәм башка телләрдә субтитрлар белән ясап була. Шунысы да яхшы, лекцияләрнең темасын, лекторларны сайлаганда интернет кулланучылар актив катнаша ала. Инде хәзер үк социаль челтәрләрдә моның буенча фикер алышулар бара, тыңлаучылар үз тәкъдимнәрен кертә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG