Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:36

Романия һәм Германиядә золым һәм нацизмга катнашы булган олы яшьтәге кешеләр хөкем ителә


Романия прокуратурасы илнең көньяк-көнчыгышындагы Рымнику-Сэрат шәһәрендә 1956-1963 елларда төрмә башлыгы булган 88 яшьлек Александру Вишинеску кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнеп мәхкәмә алдына басачак, дип белдерде.

Вишинеску җитәкчелеге астында тоткыннар физик һәм рухи азаплауларга дучар булган, ашатылмаган, аларга медицина ярдәме күрсәтелмәгән. Прокурутара тикшерүе нәтиҗәсендә золымга дучар булган 138 кешенең кемнәр булганы ачыкланган. Алар арасында зыялылар, дин әһелләре һәм сәяси карашлары өчен утыручылар күп булган.

1945-1989 елларда Романиядә 600 меңнән артык кеше сәяси золымга дучар булган.

Американың Пенсильвания штаты мәхкәмәсе Филадельфиядә яшәүче 89 яшьлек Иоһан Брайерны кулга алу карарын чыгарды. Элекке Чехословакиядә туган, әнисе американ булган Брайер 1952 елда АКШка киткән булган. Аңа Освенцим концлагерендә эшләгәндә 200 мең яһүднең үлеменә катнашы булуда гаепләү белдерелде.

Брайер үзе лагерьдән читтә эшләгәнен һәм кешеләрнең үлеменә катнашы булмаганын әйткән. Беренче тапкыр аңа бу гаепләү 20 ел элек белдерелгән һәм аның АКШтан китүе таләп ителгән булган, әмма 2003 елда мәхкәмә Брайерны АКШтан депортацияләргә нигез булмаганын, аның нациларга хезмәткә балиг булмаган килеш алынганы турында карар чыгарган.

Бу юлы Брайерны кулга алу карары аңа каршы Германиянең Вайден шәһәре мәхкәмәсендә барган эш белән бәйле. Германия аның үзенә тапшырылуын таләп итә.

Брайер адвокатының, олы кешенең начар сәламәтлеген искә алып аның сак астында тотылуы мөмкин түгел, дигән белдерүенә карамастан Пенсильвания мәхкәмәсе аны кулга алу карарын үз көчендә калдырды.

XS
SM
MD
LG