Accessibility links

УКЫ Open Air Татар университеты

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казан халкына чираттагы проектын тәкъдим итте. 17 июнь көнне Кабан күле ярында УКЫ Open Air Татар университетының беренче лекциясе узды. Аны КФУ белгече, тарихчы Илдар Шәфиков укыды. Темасы “XX гасыр ахыры - XX йөз башы Татар бистәсенең көнкүреш тормышы” иде. Белгеч бик кызык итеп татар бистәсе һәм җәдитчеләр турында сөйләде. Лекцияне тыңларга иллегә якын кеше килде. Махсус килүчеләр белән беррәттән шул тирәдән узып баручылар да бар иде.

XS
SM
MD
LG