Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аннексиядән бирле Кырымда наркоманиядән дәваланган дистәләгән авыру үлгән


Кырымда наркоманиядән дәвалану өчен махсус терапия кирәк булган 800ләп авыру бар. Аннексиядән бирле тыелган даруларның булмавы сәбәпле берничә дистә кеше үлде, дип белдерде Киевта матбугат очрашуында Халыкара ВИЧ/СПИД берлегенең Украина бүлеге вәкиле Павел Скала.

"Коточкыч саннар. Кырымда бу програмның ябылуыннан соң дистәләгән кеше китте. Аларның унысының үлеме Европа комиссиясенең халыкара миссиясе хисабында май азагында ук теркәлгән иде. Бүгенге көндә кимендә 20 авыруның үлеме турында мәгълүматлар бар", диде Скала.

Аның сүзләренә караганда, авыруларның күбесен шундый ук язмыш көтә, башкалары исә канунсыз наркотик куллануга кайтачак.

Наркоманиядән тулысынча дәвалана алмый, дип саналган каты авыруларга аз күләмдә дару-наркотик бирелә. Европа Берлеге илләре, шулай ук Украина, Балтыйк буе дәүләтләре, Грузиядә һәм тагын берничә илдә кулланылган әлеге терапия белән ВИЧ/СПИД чиренең һәм җинаятьләрнең таралуын туктатып булуы исбатланган. Русиядә бу терапия тыелу сәбәпле, аннексиядән бирле Кырымдагы авырулар кирәкле даруларны ала алмый.
XS
SM
MD
LG