Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү сабантуенда кырымтатар мәдәнияте күрсәтеләчәк


Мәскәү сабантуе быел инде дүртенче тапкыр 21 июнь көнне "Коломенское" музей-тыюлыгында үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Узган ел Мәскәү сабантуенда 150 меңләп кеше кунак булган. Быел да кунакларны татар-башкорт милли уеннары һәм бәйгеләр көтә, төрле күңел ачу чаралары каралган.

Беренче тапкыр кырымтатар мәдәнияте белән таныштыру өчен балчыктан табак-савыт ясау, алтын белән чигү, кына кую, рәсем ясау кебек һөнәрләрләр күргәзмәсе оештырылачак, кырымтатар башкаручылары сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Мәскәү сабантуйларын оештыру эшенә шәһәр хакимияте, Татарстан һәм Башкортстанның Русиядәге вәкиллекләре, Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе катнаша.
XS
SM
MD
LG