Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" һәм "Мемориал" Русия президенты грантларын алачак


Узган елдан бирле "чит ил агенты" канунына ризасызлык белдереп теркәлүдән баш тарткан "Агора" хокук яклау берләшмәсе һәм "Мемориал" үзәге Русия президенты грантларына лаек, дип табылды. "Агора" бу грантны инде икенче тапкыр ала.

Шулай ук "Голос" хәрәкәте, "Общественный вердикт" фонды, Мәскәү Һельсинки төркеме, "Дон хатын-кызлары" кебек хөкүмәттән бәйсез оешмалар да президент грантын алачак. Хатын-кызлар берлеген дә Юстиция министрлыгы "чит ил агентлары" исемлегенә керткән иде.

Президент фонды акчасы шулай ук ике иң зур социология тикшеренү оешмасына (ВЦИОМ һәм Левада үзәге) бирелә.

Грант алучы башка оешмалар Путинга якын, алар таратылган "Наши" хәрәкәтеннән чыккан "СтопХам" һәм "Хрюши против". Беренчесе юлларда тәртипне күзәтә, икенчесе кибетләрдә сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә каршы чаралар күрә.

"Төнге бүреләр" исемле Путин яклы байкерлар клубы тугыз миллион сум алган.

2014 елда президент грантларының күләме 2.698 миллиард, дип билгеләнгән. 3 ноябрьгә кадәр алар тагын бер тапкыр бүленәчәк.
XS
SM
MD
LG