Accessibility links

Татарстанда чит ил кешеләре белән гаилә коручылар арта: сәбәбен фаразларга гына кала


Соңгы елларда Татарстанда чит ил ватандашлары белән гаилә коручылар саны ике тапкырга арткан. Бу никахларны документ өчен генә эшлиләр дигән шикләр арта.

Чит ил ватандашлары белән никах коручыларның кинәт артып китүе сәбәпләрен Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Борис Хафизов аңлата алмавын әйтте.

“Без инде фаразлый гына алабыз. Чит ил ватандашлары Татарстанны бик яраталар, чөнки караш начар түгел, халык - толерант. Шул ук вакытта чит ил ватандашы булган ир кеше бездәге хатын-кыз белән никах теркәгән булса, аңа Русия ватандашлыгын алу җиңелрәк булачак. Бу никахлар шуңа да артадыр дип уйлыйбыз. Документ алу өчен генә никахлар булмасын өчен үзебезнең белгечләрдән игътибарны арттыруны сорыйбыз. Кайбер чит ил кешеләре безгә киләләр һәм аларның кулларында "патент" дигән документ бар. Алар шушы “патент” паспорт урыныа бирелгән документ дип әйтмәкче булалар. Бу дөрес түгел. Паспортны яшәүгә рөхсәт биргән таныклык кына алмаштыра ала. Әгәр инде документлар тәртиптә булса, безнең хезмәткәрләр бер айда бу никахны теркәргә тиеш”, ди ул.

Казанда узган елның биш ае белән чагыштырганда чит ил кешеләре белән гаилә коручылар ике тапкырга арткан һәм барлыгы 238 кеше булган. Питрәчтә узган ел шул ук биш айга ике булса, быел инде 13 теркәлгән. Әлмәттә шулай ук ике тапкырга күбәйгән.

Аеруча Татарстан хатын-кызлары Төркия, Таҗикстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина ирләре белән никахлаша икән.

Интернетта төрле форумнарда, социаль челтәрләрдә акча эшләү өчен чит ил ватандашына кияүгә чыгарга риза булган хатын-кызларның игъланнары тулып ята диярлек. Бәяләр 50 мең сумнан алып (бер елга), 300 меңгә кадәр (өч елга) җитә. БДБ илләреннән эшкә килүчеләр саны арту сәбәпле, Русия ватандашлыгын алырга теләүчеләр дә күбәйгәннән-күбәя. Канун нигезендә Русия кешесе белән гаилә коручылар ватандашлыкны өч елда ала алса, болай аны сигез ел көтәргә кирәк.

“Никахны теркәү турында тапшырганда ЗАГС хезмәткәре барлык документларны яхшылап тикшерергә тиеш. Чит ил ватандашларына килгәндә, аларның паспортларында теркәлү турында мөһер куелмый, безнең илдә генә мондый әйбер бар. Шуңа чит ил кешеләре башка гаиләләре булмау турында консул белешмәсен алып килергә тиешләр, чөнки безнең канун нигезендә бер кеше ике никахта тора алмый”, ди Хафизов.

Чит ил ватандашлары белән никахның артуы Татарстан прокуратурасын да битараф калдырмаган. Республика баш прокуроры Илдус Нәфыйков мондый гаиләләрне тикшерә башлаячакларын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG