Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:58

Таркалган Кече Парҗа авылы халкы дога кылырга җыелды


Премия алучы кыз шатлыктан елап җибәрде

Премия алучы кыз шатлыктан елап җибәрде

14 июньдә "Туган авылым" дип аталган очрашу Удмуртиянең Глазов районының Кече Парҗа авылында бишенче тапкыр уздырылды. Авыл 1975 елда таркалган.

Кече Парҗа авылында көндек каны тамган, биредә беренче адымнарын ясаган, чишмәләренең суларын эчеп үскән, ныгыган, белем алган авыл кешеләре шушында очрашулар оештыра башлаган. Ата-бабаларының мәңгелек йортларын тәртиптә тоту, аларның каберләре янында азан әйтеп, Коръән укып дога кылу – гадәткә әверелеп килә. Быел да 14 июнь, көннең яңгырлы булуына карамастан, Кече Парҗа авылы халкы чираттагы очрашуга җыелды.

Кече Парҗа авылы тарихы

Удмуртиянең Глазов районының Кече Парҗа авылына нигез салучы чыгышы белән Балезино районы Кистем авылыннан Госман Касимов гаиләсе. Өченче гильдия сәүдәгәр Госман Касимов XIX гасыр башында Глазовта уллары, оныклары белән яши. Архив мәгъл4матларына караганда, 1816 елда Госман Касимов гаиләсендә барлыгы 64 кеше булган.

Рәшит Касимоы китабы һәм авылга багышлап чыгарылган газета

Рәшит Касимоы китабы һәм авылга багышлап чыгарылган газета

Беренчеләрдән булып урман арасына Госман байның оныклары Нәзир Габделмөкмин улы кече энесе Габделгани һәм ике туган энесе Мөхәммәтрәхим Зеюнгабдин улы белән килеп урнашалар. Бераз соңрак аларга Фәйзулла уллары Вәли, Муса һәм Шәмсетдин белән килеп кушылалар. Шулай итеп авылга беренчеләрдән булып килеп урнашкан гаиләләрне шушы исемнәргә бәйләп – Нәзир балалары, Рәхим, Гани, Муса, Гафи балалары дип йөртәләр. Кече Парҗа авылы тарихын өйрәнүче Рәшит Касимов “Мы из Малых Парзей” исемле китабында шәҗәрәләрне нәкъ шушы исемнәргә бәйләп төзегән. Болар китапта тәфсилләп бирелә.

Архивта теркәлгән документларга караганда, 1858 елда авылда дүрт хуҗалык теркәлгән. 1891 елда булып узган авыл хуҗалыгын хисапка алудагы документларда Кече Парҗа авылында 16 хуҗалык һәм 107 кеше исәпләнгән. 1920 елда халык санын алуда 33 хуҗалык булган. 54 хуҗалык - иң күп йортлар саны 1939 елда теркәлгән. Йөз ел өчендә авыл 15 тапкыр үскән.

Бәйрәмнән күренеш

Бәйрәмнән күренеш

1941-45нче елларда авылда әкренләп кеше саны да, хуҗалыклар да кими башлаган. “Әмма кимегән хуҗалык саны әле берни түгел, сугыштан соңгы оештырылган халык санын алу исемлекләрендә ир-атларның бөтенләй булмавы, барлыгы өлкән яшьтәге әбиләр һәм апалар, балалар гына теркәлүе гаҗәеп хәл. Сугыштан соңгы елларда авыл таркала башлаган, 1949 елда 50 йорт булса, 1973 елга барлыгы алты хуҗалык һәм 12 карт-карчык кына калган. 1975 елда авылдан соңгы Ади гаиләсе күченеп киткән”, дип яза авыл тарихын өйрәнүче Рәшит Нәҗип улы Касимов “Мы из Малых Парзей” исемле китабында.

“Халыкның авылдан күченеп китүенә төрле сәбәпләр китерелә. Колхозларны берләштерү, кечкенә авылларның перспективасыз булуы аркасында аларда терлекчелек фермалары бетерелә, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелми, хәтта кибетләр ябыла. Әмма кечкенә авылларны бетерүгә юнәлештән тыш, сугыш елларындагы авыр тормыш халык күңеленә авыр тәэсир итә. Икенчедән, сугыштан соңгы елларда колхозларда ярымкрепостной шартлардан халык шәһәргә кача. Авылдан егерме чакрымдагы Глазов шәһәрендә завод төзелә, күпләре анда ураша, шулай ук Себергә һәм Казакъстанга да күчеп китүчеләр бар”, дип дәвам итә крайны өйрәнүче Рәшит Касимов.

Авыл урынында бәйрәм

Биш ел элек Кече Парҗа авылы урынына халык җыелып, догалар укыса, икенче очрашуларга төрле буын вәкилләре җыела. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу максатыннан биредә сәнгать фестивален уздырырга карар кабул итәләр. Фестиваль быел дүртенче тапкыр уздырылды. Хәзер ул зур бер бәйрәмгә әверелгән. Фестивальдә катнашучыларга зур-зур премияләр тапшыралар. Әлеге очрашуда бу авылның килене Нәзирә ханым Касимова да булып кайтты. Иптәше Рәшит шушы авылда туып үскән, Удмуртия президенты структурасында хезмәт итте.

Рәсимә Мифтахетдинова (уңнан икенче)

Рәсимә Мифтахетдинова (уңнан икенче)

Нәзирә ханым сүзләренчә, әлеге бәйрәмне Кече Парҗа авылында туып үскән, бүген Глазовта бер завод җитәкчесе Кәрим Касимов оештыра. Аңа башка авыл кешеләре дә ярдәм иткән. Әмма фестивальдә җиңүчеләргә премияне тулысынча Кәрим әфәнде алган. Үткән елларда җиңүчеләргә дүрт мең сум тапшырылса, быел бу сумма икеләтә арткан.

Хәзер Кече Парҗа авылы очрашунда республиканың башка төбәкләрендә яшәүче татарлар катнаша. Җиңүчеләр исемлегендә Юкамен, Балезино, Глазов районы авылларынан килүчеләр дә бар. Кечкенә балалар - 5-7 яшьлекләр шигырь укый, өлкәннәр җырлар башкара. Ансамбльләр арасында да конкурентлык көчле.

Әлеге бәйрәмнән Ижау шәһәренең “Спартак” халык иҗаты йортында тупланып эшләүче “Бәхет” ансамбле җитәкчесе Рәсимә ханым Мифтахетдинова бик гаҗәпләнеп, яңа мәгълүматлар алып кайткан. "Бәхет" ансамбле чыгышын халык яратып тыңлаган, алар ансамбльләр арасында өченче урын алган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG