Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Төмәндә милләттәшебез истәлегенә турнир үтте


Бергә төшкән рәсем. Уртада - Тимурның әнисе Нина Мөхетдинова

Бергә төшкән рәсем. Уртада - Тимурның әнисе Нина Мөхетдинова

Өлкә татар конгрессы оештыруында Төмән шәһәренең “Строймаш” спорт комплексында Русия батыры Тимур Мөхетдинов истәлегенә багышланган икенче ачык мини-футбол турниры үтте.

Чараның төп максаты – батыр якташыбызны хөрмәт белән искә алу, яшь буынны сәламәт рухта тәрбияләү, активлаштыру, патриотик хис булдыру. Конгресс якташларыбыз – Русия геройлары батырлыгын хәтердән югалтмау өчен Рушан Абдуллин истәлегенә татарча көрәш, Тимур Мөхетдинов истәлегенә мини-футбол ярышларын уздыруны гадәткә кертте. Оештыручылар – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе ризалык бирсә, көрәш бәйгесе өлкә Сабантуенда үтәчәк.

Футбол кырында

Футбол кырында

– Әлеге турнирда 9 команда – “Чинги-Тура”, “Бәхетле Себер иле”, “Газпромбанк”, “Прибой”, “Ембаево”, “Спартак”, “Эллада”, “ПК “Молоко”, “СКИТ-Тугулым” һәм “Зенит-Ижевски” ярышты. Финалга 4 такым чыкты. Җиңүчеләргә өлкә татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, өлкә чик сакчылары ветераннары оешмасы шурасы рәисе урынбасары Нуретдин Ибраһимов, өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова җылы теләкләрен җиткерделәр, шәһәр мәдәният үзәге биючеләре бию бүләк иттеләр.

Иң яхшы футбол уйнаучы, капкачы, саклаучы, һөҗүм итүче билгеләнде. “Бәхетле Себер иле” такымы 4нче урын алды, 3нче урынга – “Газпром”, 2нче урынга “Эллада” такымы чыкты. Ә беренчелекне “Чинги-Тура” такымы яулады, дип сөйләде ярышларны тамаша кылган Рәүфә Рыханова.

Җиңүчеләрне котларга батырның әнисе – Нина Мөхетдинова да килде. Ул:

Тимур Мөхетдинов

Тимур Мөхетдинов

– Төмән өлкәсе буенча дәүләт эчке эшләр идарәсенең махсус билгеләнгән полиция отряды хезмәткәре майор Тимур Мөхетдинов Хасавюрт шәһәрендә хезмәт бурычын үтәгәндә батырлык күрсәтә. Ул күзәтү пунктына кинәт бәреп кергән террорчы машинасына каршы автоматтан ут ача һәм машина йөртүче яралана, бәрелгәнче шартлаткычны эшләтә, шунда балам исәпсез яралардан һәлак була, тик йөзләрчә кешене үлемнән саклап кала. Аңа Русия батыры исеме бирелде. Улымны Дагестан җирендә онытмыйлар, музейга материаллар сорап хат язалар. Мин гаилә альбомыннан фотолар, газета-журналларда басылган мәкаләләрне җибәрдем.

Киләсе елның 26 гыйнварында улыма 40 яшь тулган булыр иде. Матди, рухи ярдәмнәре өчен өлкә татар конгрессы, авыл хакимиятенә зур рәхмәт, дип сөйләде. Аның сүзләренә Ямбай авыл хакимияте башлыгы Динә Бурундукова да кушылып: “Киләсе елларда мини-футбол турнирын бездә, героебызның туган авылында уздырасы иде”, дигән теләген белдерде.

Җиңүчеләргә медальләр, кубок һәм акчалата премия тапшырылды. Ринат Насыйров:

Ринат Насыйров уенчыларга рәхмәт белдерә

Ринат Насыйров уенчыларга рәхмәт белдерә

– Турнирны традициягә кертеп, мөмкинлек булган хәтле үткәрергә тырышачакбыз. Быел, мәсәлән, Свердловски өлкәсеннән һәм Ижау шәһәреннән такымнар уйнадылар, киләчәктә башка төбәкләрдән катнашучылар булыр дигән өмет бар. Ярышны Ямбай авылында үткәрергә дигән тәкъдим әйтелде, кызганычка каршы, авылларда футбол кырлары уен таләпләренә туры килми. Ә Рушан Абдуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесен авылларда уздырырга мөмкинлекләр бар, дип нәтиҗә ясады. Бүләккә - бию

Бүләккә - бию

XS
SM
MD
LG