Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмовага интернеттагы язмалары өчен гаепләү белдерелгән


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова
Чаллыда яшәүче язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага интернетта урнаштырылган язмалары һәм мөрәҗәгатьләре өчен Русия җинаятьләр кодексының 282нче маддәсенең беренче өлеше (милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт тарату һәм кешелек абруен түбәнсетү) нигезендә гаепләү белдерелгән. Бу хакта ул үзенең Фейсбуктагы битендә хәбәр итте.

Анда әйтелгәнчә, әлеге гаепләү "Универсиадага бойкот", "Һайваннар һәм корбаннар" язмалары һәм Татар халкы Милли мәҗлесенең Украина һәм Кырымдагы вазгыять уңаеннан белдерүе өчен белдерелгән. Русия тикшерү комитетының Чаллы бүлегендә сорау алу дүрт сәгать дәвам иткән, шуннан соң өлкән тикшерүче Алмаз Шугаепов Фәүзия Бәйрамованы гаепләнүче буларак җавапка тарту турында карар имзалаган. Гаепләү карарында язмаларның нинди санакта җыелганына кадәр әйтелгән.

Март аенда Бәйрамова өендә тентү булган иде. Аны элегрәк ачылган җинаять эше нигезендә Русия тикшерү комитеты вәкилләре һәм ФСБ уздырган. Алар Бәйрәмованың компьютерын һәм барлык архивын, аерым алганда романнарын, фотоларын алганнар дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG