Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскилар Томски Сабантуеннан сокланып кайткан


Томски Сабантуенда
Томски Сабантуенда

Күптән түгел Томски шәһәрендә үткән федераль Cабантуена омскилар "Умырзая" ансамбленә бүләк ителгән автобуста бардылар.

"Умырзая" ансамбле – инде 1989 елда ук оешып эшли башлаган үзешчән коллектив – Татарстан республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның зур бүләге, 45 урынлы автобус белән быелның март аенда үзенең 25 еллык юбилее уңаеннан бүләкләнгән иде. Моңа кадәр өлкәне иңләп-буйлап концертлар белән йөрү, күрше-тирә төбәкләргә бәйрәм чараларына бару, өлкә һәм шәһәр күләмнәрендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә катнашу һәм башка чаралар өчен коллектив транспорт белән татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе, коллективның төп иганәчесе, эшмәкәр Тамир Алимбаев тарафыннан тәэмин ителеп тора иде. Әлбәттә, хәзер дә Тамир әфәнденең ярдәме зур – иң башта "Умырзая"ның бу транспорт чарасын теркәү, салымнарын түләү, аннан соң, ягулык, йөртүче белән тәэмин итү, башка бихисап эреле-ваклы мәшәкатьләре мохтарият рәисе өстендә.

Омскидан Федераль Сабантуена баручылар саны автобустагы урыннар санына тигез – 45 кеше булды. Делегация составында "Умырзая" коллективы үзешчәннәре, Омски шәһәр татар мохтарияте активы, өлкәнең Тара, Тәбриз, Колосау, Усть-Ишем районнарының татар оешмалары вәкилләре булды.

Томски урамы
Томски урамы
Омскиларның күпчелегенең Томскига беренче мәртәбә барулары иде. Шуныктан да, шәһәр белән танышу һәммәсе өчен кызыклы булды. Томскиның борынгы архитектурасы игътибарны җәлеп итми калмады. Әмма шәһәр буйлап сәфәр кылу өчен вакыт бик аз бирелгән иде. Шунлыктан татар бистәсен автобус тәрәзәсеннән генә күзәтергә туры килде,

Томскиның Кызыл мәчетен дә, Ак мәчетен дә якыннан күрү насыйп булмады. Томскиның атаклы Кәримбай йортында берничә минутлык кына тукталыш ясалды. Ак мәчет яныннан узганда, хәер-сәдакәләребезне биреп кенә чыгыйк, дип сораучылар булса да, кичке чараларга соңга калмас өчен тукталмадылар. Кичен Татарстан сәнгать осталары концерты һәм Татарстан республикасы президенты исеменнән бирелгән кичке аш булды.

Омски вәкилләренең күпчелеге Русия күләмендә уздырылучы мондый зур бәйрәмдә беренче тапкыр катнаштылар. "Бик зур мәдәни чара, оештыру эшләре бик төгәл башкарылган, Сабантуе мәйданының бизәлеше искиткеч, сокланып бетә алмадык, Казан, Красноярски, Новосибирски, Төмән һәм башка шәһәрләрдән күп танышларыбызны очраттык, күпләр, сез бит Омски «Умырзая»сы, кем телевидениедә, кем Казан сәхнәсендә күрдек сезне, дип килеп күреште", дип сөйләде коллективның җырчысы Рима Баратова.

Төмәннәр белән
Төмәннәр белән
Омски татарларының "Татар дөньясы" газетасы мөхәррире Гөлсинә Әхмерова фикеренчә дә, беренче чиратта Сабантуй халкыбызның мәдәниятен саклау өчен юнәлдерелгән, ул татарларны берләштерүче, саклаучы чара, без татарлар дип горурлана торган зур чара. Чынлап та, күпләрнең фикерләре белән дә кызыксыным, бары тик уңай фикерләр генә ишеттем, Татарстан өчен горурлык кичердек, диләр барысы да. Шулай да бер кечкенә искәрмә, ди Гөлсинә ханым, күрсәткечләрнең булмавы. Кайда уеннар, ашау урыннары – бернинди язулар юк. Оештыручылар шуны истә тотсыннар иде.

Омскның тагы бер вәкиле, өлкәнең Тәбриз районы Тау авылы мәктәбе укытучысы Алсу Шәрипова, беренче мәртәбә булдым мондый зур Сабантуенда, бик тә ошады, бернинди тәртипсезлек, хәмер эчкән кеше күрмәдем, барлык үткәрелгән ярышлар ошады, үзебезнең Сабантуйларда кулланырлык күп яңалыклар күрдем, диде.

Томски Сабантуеннан күренеш
Томски Сабантуеннан күренеш
Томски милли-мәдәни мохтарияте шурасы әгъзалары Фәсхетдин Мәхәррәмов һәм Әмир Әхмәдиев, хәзерге Сабантуйлары тамашамы әллә борынгыдан килгән гореф-гадәтебезме дигән сорауга, һичшиксез, борынгыдан килгән зур бәйрәмебез, миллилегебезне, кунакчыллыгыбызны күрсәтә торган бәйрәмебез, әлбәттә замана үз төсен керткән. Хәзер бераз шоу итеп тә үткәрелә, әмма үзенең милли төсен югалтмаган. Милләтара бәйрәм дә түгел, үзебезнең чын милли бәйрәмебез ул, дигән фикерләр белдерделәр.

Фәсхетдин әфәнде, бер уңайдан, татарларның Томски якларына килеп чыгу тарихларын да сөйләп үтте. Аның ата-бабалары Түбән Новгород ягыннан килеп урнашкан. Томски якларына татарлар, асылда, Столыпин үзгәрешләре вакытында килгәннәр. Җыелышып, авыллар булып яшәп калганнар, мәчет төзегәннәр, әмма 1970-72нче елларда авылларны эреләндерү вакытында бу авыллар юкка чыккан, халкы шәһәрләргә күченгән. Шулай да, хәзер дә аралашып яшибез, ди Фәсхетдин Мөхәррәмов.

Омскиның «Умырзая» ансамбле һәм татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре федераль Сабантуеннан кайтканнан соң өлкәнең Тәбриз районы Тау авылы Сабантуена бардылар. Соңгы ике көндә тоташ диярлек яуган яңгыр Тау авылының бәйрәме үткәрелгән урынны читләтеп үтте.
Сабантуйда
Сабантуйда
XS
SM
MD
LG