Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:54

Республика Сабантуе ел да июньнең соңгы шимбәсенә билгеләнсә, быел Рамазан ае якынлашу сәбәпле, иртәрәк уздырылды. Мәйданнар бер үк көнне - 21 июньдә Воткински, Можга, Сарапул шәһәрләрендә дә гөрләде. Башкала Сабантуе Киров исемендәге ял паркында үтте.

Милли бәйрәмебезгә килүче кунакларны капка төбеннән үк җыр-бию, дәртле сүзләр белән “Асылъяр” төркеменең яшь талантлары каршы алды. Ансамбльнең җитәкчесе Лариса Гайнетдинова: “Бәйрәм рухы булсын диеп тырышабыз. Матур җырлар өйрәндек. Безгә кушылып биючеләрне күреп, күңел шатлана,” - ди.

Дәрәҗәле кунакларны - республика җитәкчелеге һәм Татарстанның Саба районы вәкилләрен дә милли сыебыз чәк-чәк белән кызлар каршы алды.

Парктагы иркен “Купол” стадионы быел, оештыручыларның әйтүенә караганда, 5 мең кешене сыйдырды. Сабантуен татарлар гына көтеп алмый, милли бәйрәмебезне башка халыклар да үз итә. Олы сәхнәдә Сабантуен тантаналы рәвештә “Вертикаль” бию студиясе һәм башка төркемнәр, сәнгать осталары ачып җибәрде. Республикада яшәүче төрле милләт биюләре, җырлары белән үрелгән күренеш тамашачылар күңеленә хуш килде.

Җыелган халыкка бәйрәм уңаеннан республика хакимияте вәкилләре котлауларын ирештерде. Удмуртия башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Соловьев бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстаннан кунаклар булуын исәпкә алып, без дә күршеләребездән үрнәк алып, алардан калышмаска тырышабыз, диеп билгеләп үтте.

Саба башлыгы Рәис Миннеханов халыкны сәламли

Саба башлыгы Рәис Миннеханов халыкны сәламли

Ижауда Сабантуен уздыруда дүртенче ел рәттән Саба районы ярдәм итеп килә. Күрше республика делегациясе җитәкчесе, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов үз котлавында Сабантуенда башка милләт вәкилләре дә катнашуын билгеләп: “Безнең бәйрәмебез халыклар дуслыгының матур бер үрнәге ул”, диде. Рәис Миңнеханов төбәкләргә ярдәмне Сабантуе матур узсынга гына түгел, ике арадагы дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту да, диеп билгеләп үтте. Рәис әфәнде Удмуртия хакимияте вәкилләренә чигүле түбәтәйләр бүләк итте. “Без хәзер барыбыз да бер-беребезгә ошаган дип”, көлдереп тә алды.

Ижау шәһәре башлыгы Александр Ушаков: “Удмуртия башкаласында теге яисә бу халыкның аерым бәйрәме юк, барысы да уртак. Сабантуе, Гербер, Семык, Акатуй - һәркайсында дуслык хөкем сөрә”, диде. Җитәкчеләр чыгышыннан соң сәхнәне Татарстанның Саба төбәге сәнгатькарләре һәм Удмуртиянең танылган җырчылары, биючеләре алды. Стадионның ярышлар, уеннар өчен билгеләнгән мәйданчыкларны яше-карты урап алды. Бәйгеләр капчык бәрешеннән башланып китте. Марс Камалиев һәр елны ярышларда катнаша икән. Бу аңа дәрт бирә. "Сабантуена һәр җәйне гаилә белән киләбез. Өч кызым да бәйгеләрдә катнаша," ди әти кеше.

Капчык сугышын күзәтүчеләр арасында Башкортстанда туып үскән хәзер Удмуртиядә яшәүче Хәниф Нуретдинов та бар. Ярышларда инде катнашмый - яшь чакларын искә төшереп, хозурлана.

Капчык бәрешендә Мөслим төбәгеннән кунакка килгән Рифат Нәҗипов (у) җиңде

Капчык бәрешендә Мөслим төбәгеннән кунакка килгән Рифат Нәҗипов (у) җиңде

Инде беренче җиңүчеләр дә игълан ителде. Капчык бәрешендә Татарстанның Мөслим төбәгеннән кунакка килгән Рифат Нәҗипов беренче урынны яулады. Туганнары белән бәйрәмгә килгәннәр, ярышларда үзен сынап карарга булган. Ул яшьтән милли бәйрәмебездә актив катнашкан, ат чабышында ярышкан, бил алышкан. Ел саен Сабантуйларда милли уеннарда катнашып, бүләксез китми икән.

Балалар кашыкка йомырка куеп йөгерүдә катнашты, чүлмәк ватты, баганага менәргә омтылды. Нияз исемле ун яшьлек малай инде берничә ярышта катнашып, бүләкләре белән дә мактанып өлгерде. Мәйданда балалар күп иде - һәр бәйгегә чиратка беренче булып алар басты. Өлкәннәр дә сынатмады – көянтә-чиләк белән су ташуда ярышты, капчык киеп йөгерде, кул көрәшендә көч сынашты. Традицион бүләкләр дә үз иясен тапты, төз багана очына менеп җиткән егеткә әтәч тапшырылды, көрәш батырына - тәкә тәгаенланган иде.

Сабантуй - дуслар, танышлар белән очрашу урыны да. Кәрим Касимов Глазов шәһәрендә яши. Әмма Ижауда уздырылган Сабантуенда беренче тапкыр икән. Бик шатланып күзәтеп йөри. Бәйрәмдә ике дистә еллар күрешмәгән, Юкамен районында яшәүче танышын очраткан.

Быелгы Сабантуенда үзенчәлекле күренеш тә булды. "Иман" татар яшьләре берлеге әгъзалары Гөлнара Гиләҗетдинова белән Раушан Шәяхмәтовның никахлашуы бәйрәм көненә туры килде. Яшьләр 2010 елда федераль Сабантуенда чыгыш ясаганда танышалар. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң язмышларын бергә бәйләргә ниятләгәннәр. Туй кунаклары - яшьләр белән бергәләп Сабантуе мәйданына кагылырга булганнар. Күмәк бию - флэшмоб белән тамашачыларны сокландырдылар. Яшь килен бәйрәмгә бүләк - чигүле сөлге әзерләгән. Аны кече сәхнәдә узган "Иң озын толымлы кыз" бәйгесендә җиңүчесе Гүзәл Зарифуллинага тапшырды.

Абсолют батыр калу өчен Дилүс Закиров һәм Марат Сафин көрәшә

Абсолют батыр калу өчен Дилүс Закиров һәм Марат Сафин көрәшә

Сабантуйның иң зур бәйгесе - татар көрәше. Бил алышуны кечкенәләр башлады. Келәмдә быел Удмуртиянең танылган көрәшчеләре аз булды. Бу уңайдан Сабантуе көрәшнең төп хөкемдары Альфред Сабирҗанов канәгатьсезлек хисен дә җиткерде. Ул Удмуртиядә татар-башкорт көрәше федерациясен оештыручыларның берсе. Спортчыларны күп тапкырлар Казанда уздырылган Русиякүләм чемпионатларга алып баруын исәпкә алып, бүген көрәшчеләрнең биредә булмавына гаҗәпләнде. Дөрес, бер үк көнне Сабантуен Сарапул, Можга, Воткински шәһәрләрендә уздырылуын да хупламады. Ул шәһәрләрдә көчле көрәшчеләр бар. Алар үзләрендә бил алышырга калган, диде.

Сабантуе келәмендә бу көнне Татарстанның Әгерҗе һәм Саба районы пәһлеваннары хуҗа булды. Республика Сабантуеның абсолют батыры исемен яулауда Радик Сафин белән Дилүс Закиров бил алышты. Дилүс Закиров көчлерәк булып чыкты - мәйданның төп батыры титулына ия булды.

Милли бәйрәмебезнең иң зур бүләкләрен быел да Татарстан көрәшчеләре алып китте. Тамашачы исә үзебезнекеләрне күрергә дип килгән. Шуңа да канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды. Әмма башка төбәкләрдән килгән көчле спортчылар искиткеч матур көрәш күрсәтте. Быел ярышлар башка еллар белән чагыштырганда тыныч узды, дип йомгаклады сүзен Альфред Сабирҗанов.

Удмуртия татарларынының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова Сабантуен оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә, хакимият торганнарына рәхмәтле. Шундый зур чараларны милли оешмалар үзләре генә уздыра алмый, бергәләп оештырган бәйрәм күңелле, кызыклы, матур була, дигән фикердә ул. Киләсе елда Сабантуен борынгыдан калган гореф-гадәтне яңартып, шәһәрнең милләттәшләребез күмәк яшәгән районнарында бүләкләр җыюдан башларга теләкләре булуын да җиткерде.

Матур кояшлы көн, искиткеч бай концерт програмы, балалар мәйданчыгында активлык, туганнар белән күрешү, дуслар белән аралашу – болар барысы ел буена тамашачылар күңелендә сакланачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG