Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әбделгаффар Кырыминың китабы тәкъдим ителәчәк


25 июнь көнне Татарстанның Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтында Әбделгаффар Кырыминың “Үмдет әл-әхбәр” китабын тәкъдим итү чарасы булачак. Ул Кырымда XVIII гасырда иҗат ителгән иң мөһим китапларның берсе булып тора.

«Татар-информ» хәбәр итүенчә, чарада Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Татарстан министрлар Кабинеты каршындагы баш архив җитәкчесе Данил Ибраһимов һәм башка галимнәр катнашачак.

Китап − осман-төрек традицияләрендә Кырым тарихы турында язылган беренче кулъязма. Чара “Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау дәүләт программасы (2014-2016нчы еллар)” тормышка ашыру кысаларында уза.
XS
SM
MD
LG