Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:48
Украина президенты Петр Порошенко 20 июньдә утны туктату турында игълан иткән булса да, ул даими рәвештә бозылып тора. Украина массакүләм мәгълүмат чаралары Краматорски, Славянски, Артемовскида сепаратистларның ураина хәрбиләренә ут ачуын хәбәр итә. Украина хәрбиләре коралны бары аларга җавап буларак кына куллана.

Узган тәүлектә сепаратистларның ныгытмаларга һәм хәрби техника машиналарына ут ачуы нәтиҗәсендә, биш украин хәрбие һәм бер чик сакчысы яраланган. Бу хакта террорга каршы чараның матбугат вәкиле Владислав Селезнев белдерде. Аның мәгълүматларына караганда, Краматорскиның кайбер районнарында, сепаратистлар, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм хастаханәләргә ут ача.

Шул ук вакытта «Лугански халык республикасы» матбугат хезмәтендә украин хәрбиләренең Счастье шәһәренә ут ачуы турында хәбәр таратты. Атыш тавышлары хәтта Луганскида ишетелә.

XS
SM
MD
LG