Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ җитәкчелеге социолог Искәндәр Ясәвиевны эшеннән азат итмәкче


Казан федераль университеты җитәкчелеге социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев белән хезмәт килешүен өзәргә планлаштыра. Бу хакта Ясәвиев Facebook битендә язган.

«Узган җомгада социология кафедрасы утырышында КФУ укытучыларына аларның хезмәт килешүе өзелүе, вазифалары кыскартылуы, әмма августта бер елга яңа килешү имзалау мөмкинлеге биреләчәге әйтелде. Шул ук вакытта кафедра мөдире һәм проректор Рияз Миңзарипов килешүләрнең барлык кешеләр белән дә имзаланмаячагын әйткән. «Искәндәр Ясәвиев белән килешү имзаланмаячак», диде ул. Ясәвиевның ректорга тәныйде КФУ абруена зыян сала дип аңлаткан ул моны.

Искәндәр Ясәвиев интернетта ачык хат бастырды ул анда КФУ ректоры Илшат Гафуровка мөрәҗәгать итеп: «Казан университеты ул сезнең милкегез түгел. Бу безнең университет. Анда бик яхшы кешеләр эшләгәннәр һәм эшләячәк, укыганнар һәм укыячак. Мин бу уку йортында 1995 елдан бирле социология укытам һәм тикшереүләр уздырам, ниндидер вакытлыча килгән кеше тели дип кенә урынымнан китәргә җыенмыйм», ди ул.

Күптән түгел Ясәвиев ректор Илшат Гафуровны шикаять итеп Русия премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать язган иде. Саллы хатта Ясәвиев үз фикеренчә ректорның җитешсезлекләрен түкми-чәчми санап киткән. Ул ректорны эшеннән алуны сораган.
XS
SM
MD
LG