Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәхәлләсе: тарихмы, киләчәкме?


Казанда галимнәр катнашында татар мәхәлләләрен тергезүгә багышланган халыкара конференция ачыла. Белгечләр татарның яшәү нигезе булып торган мәхәллә системасы турында сөйләшәчәк.

"Татар авыллары һәм мәхәлләләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе" дигән халыкара конференцияне Татарстан фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздыра. Анда Русия төбәкләреннән тыш, мәхәллә тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен Финляндия һәм Төркиядән дә кунаклар киләчәк.

Тарих институты хезмәткәре Миләүшә Гайнанова Азатлыкка әйтүенчә, "Финляндия татарларында мәхәллә (тарих һәм хәзерге заман)" темасы белән Оулу университетыннан Роман Хаутала, ә Төркиядән ногай торак пунктлары мәхәлләсенең мәдәнияте белән Карадиңгез техник университетыннан Дерья Дерин Пашаоглу таныштырачак.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов, Татарстан фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов, Татарстанның Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин чыгыш ясаячак.

"Тарихи гореф-гадәтләр һәм татар мәхәлләсенең бүгенге көндә үсеше" дигән секциядә хәзерге татар мәхәлләсенең үзенчәлеге, социаль-хәйрия эшчәнлекнең тергезүендә татар мәхәлләсенең роле, татар мәхәлләсе кысаларында шәригать мәсьәләләре күтәреләчәк. Шулай ук Чуашстанның Тукай авылындагы татар мөселман үзидарә оешмасының тәҗрибәсе белән уртаклашу күздә тотыла.

Билгеле булганча, Тукай Чуашстандагы зур мишәр авылларының берсе һәм гасырлардан килгән гореф-гадәт, шәригатькә туры китереп яшәргә тырыша. Шул ук вакытта бу гореф-гадәтләр һәм шәригать белән яшәү бернинди кануннарны да бозмый. Электән үк татарның яшәү нигезе булып торган мәхәллә системасы бу авылда яшәп килә.

Чуашстанда мәхәллә булып яшәгән Тукай авылы капкасы
Чуашстанда мәхәллә булып яшәгән Тукай авылы капкасы
Авыл капкасын ясау, яхшы укучыларга стипендияләр бирү, авыл паркын булдырып аңа меңнәрчә агач утырту, елга аша басма салу, мәктәп һәм медпунктка җиһазлар алу, ятимнәргә һәм өлкәннәргә ярдәм итү һәм башка күпләгән эшләр иҗтимагый киңәшмә тырышлыгы белән тормышка ашкан.

2007 елда иҗтимагый киңәшмә оештыруның башында торган Әгъзам Шакиров - эшмәкәр, ит эшкәртү цехының җитәкчесе.

“Авыл тормышында мәхәллә системасы җирле үзидарәгә альтернатива түгел, бергә кулга-кул тотынып эшләгән вакытта гына ниятләгәннәр тормышка ашачак.” дип әйткән иде ул Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, Русия кануннары мәхәллә оештыруга каршы килми. Җирле иҗтимагый үзидарә турындагы канун нигезендә ниндидер оешма төзеп халык тормышын яхшырту өчен эшләргә була. Әмма күп җирдә моңа тотынасылары килми. Русия канунчылыгында татар торак пунктлары атамасы турында да җыенда сүз булачак.

Конференциядә Арча районының Урта Пошалым авылы мисалында хәзерге заман татар-мөселман мәхәлләсе турында да сөйләшәчәкләр. Шулай ук Аксубай районы Түбән Майна авылы тарихы искә алыначак.

Инде дистә елларча мәхәллә системасын булдыру нияте белән йөргән Илдус Әмирханов Татар мәхәлләсенең концепциясе белән таныштырачак. Чарада тарихчы Дамир Исхаков татар краеведлары оешмасы төзелүе, тарих фәннәре кандидаты Радик Салихов татар торак пунктларының тарихын өйрәнү методикасы, тарих институтының милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гибатдинов федераль мәгариф стандартларын тормышка ашыру шартларында төбәкара һәм милли тарихны мәктәпләрдә өйрәнүгә басым ясаячак.

Чарада Уфа, Сарытау, Тобольски вәкилләренең дә катнашуы көтелә. Алар үз якларындагы тәҗрибә белән уртаклашачак. Шулай ук Актаныш районында искетатар язмаларын тергезү тәҗрибәсе, Бөгелмәдә төбәкарар ислам музееның ачылышы өстендә хезмәт кую, Апас энциклопедиясен әзерләү тәҗрибәсе, “Әлмәт энциклопедиясе” иҗади төркеменең туган якны өйрәнү фәнни тәҗрибәсе каралачак.
XS
SM
MD
LG