Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинада хәрби көчләрне куллануга рөхсәт бирүче карарны үзгәртүне сорый


Русия президенты Владимир Путин Украинада хәрби көчләрне куллануга рөхсәт бирүче карарны үзгәртүне сорап Федерация Шурасына мөрәҗәгать итте. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Аның сүзләренчә, президентның әлеге үтенече Украинадагы кискен хәлне туктату максатыннан эшләнә.

1 мартта Федерация Шурасы президент үтенече белән Украинага Русия хәрбиләрен куллануга рөхсәт биргән карарны кабул иткән иде. Путин Украинадагы урысларны һәм Кырымдагы Кара диңгез флотын якларга кирәк дип анда хәрби көчләрне куллану өчен рөхсәт сорады.

XS
SM
MD
LG