Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинага каршы сугышу вәкаләтеннән баш тартырга тели


Лугански өлкәсендә Русия яклы сугышчылар
Лугански өлкәсендә Русия яклы сугышчылар

Владимир Путин үзенең Украинада хәрби көчләрне куллану вәкаләтен бетерүне сорап Федерация Шурасына мөрәҗәгать итте. Петр Порошенко моны “беренче гамәли адым” дип бәяләде.

Русия президенты Владимир Путин сишәмбе көнне Венага рәсми сәфәргә китәр алдыннан үзенең Украинада хәрби көчләрне куллану вәкаләтен бетерүне сорап Федерация Шурасына мөрәҗәгать итте. Президент сүзчесе Дмитрий Песков әйтүенчә, Путин моның белән Украинаның көнчыгышында вазгыятьне нормальләштерүгә һәм хәлне җайга салуга өлеш кертергә тели.

Фередарация Шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко бу мәсьәләнең 25 июньдәге утырышта тавышка куелып тиешле резолюция әзерләнәчәген белдерде.

Украина президенты Петр Порошенко Путинның мөрәҗәгатен илнең көнчыгышындагы кризисны җайга салу максатында Русия ягыннан “беренче гамәли адым” дип бәяләде.

23 июньдә Брюссельдә Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары очрашуында Путинга Кырымны аннексияләү алдыннан, 1 мартта бирелгән бу вәкаләтне бетерергә өндәү яңгыраган иде.

Европа Берлеге илләренең тышкы эшләр министрлары шулай ук, әгәр дә Русия Порошенконың тынычлык планына комачауласа, яңа чикләүләр кертү белән янауларын да кабатлады. Путин үз таләпләрен куеп булса да, Порошенко планын хуплавын белдерде.

Германия тышкы эшләр министры Франк-Вальтер Штайнмайер 24 июньдә Киевта Порошенко белән очрашыр алдыннан бу атна Украина өчен хәлиткеч булачак дип белдерде. Көнчыгышта сугышучы тарафлар 27 июньгә кадәр атышларны туктатып тору турында килеште. 23 июньдә Донецкида Украинаның элекке президенты Леонид Кучма җитәкчелегендә узган очрашудан соң Русия яклы сепаратист сугышчылар җитәкчеләренең берсе Александр Бородай килешүгә ирешелгәнлеген раслады.

Донецки сепаратистлары атышларны туктатып торырга ризалашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00

Шулай да хөкүмәт көчләре узган төндә кайбер урыннарда хәрби тикшерү капкаларының сепаратистлар тарафыннан утка тотылганлыгын белдерде. Яраланучылар яки үлүчеләр булуы турында хәбәр ителми. Украина хәрбиләре Лугански һәм Донецки өлкәләрендә соңгы көннәрдә сугышчыларга уңышлы һөҗүмнәр оештырып аларны нык кына кысрыклады. Русия-Уркаина чик сызыгының йөз чакрымга якын өлеше әле дә ачык кала. Украина җитәкчелеге Русиядән килгән сугышчыларга кире Русиягә китү мөмкинлеге булуын белдерә.

Төбәктәге хәзерге вазгыять түбәндәге харитада сурәтләнә. Лугански һәм Донецки өлкәсенең Украина әләмендәге зәңгәр һәм сары төсләрдәге өлеше хөкүмәт көчләре кулында. Сугышчылар төбәкнең көрән төстәге өлешенә кысрыкланган.

Шулай да Новоазовски шәһәреннән бераз төньяктарак Русия десантчылары төркеме Украина чик сызыгына терәлеп үк урнашты. Десантчыларның хәрби машиналары һәм чатырлары күзгә күренеп тора. Биредә Украина чик сакчылары да үз позицияләрен ныгыта. Бу тирәдә хәрби бәрелешләр булмаган һәм җирле халык та әлегә һәммә нәрсә тыныч дип белдерә.

Русия десантчылары Украина чигенә терәлеп урнашты
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:58 0:00

Шулай ук 24-25 июньдә Брюссельдә НАТО тышкы эшләр министрлары Украинага үз-үзен якларга ярдәм итү турында килешер дип көтелә. НАТО вәкиле Азатлыкка белдерүенчә, сүз хәрбиләр яки корал белән түгел, ә хәрби идарә, контроль, кибернетика һәм логистика өлкәсендә ярдәм итү турында бара.

XS
SM
MD
LG