Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ачылачак татар балалар бакчасы башка милләт вәкилләрен дә кабул итәчәк


Балалар бакчасында
Балалар бакчасында

Быелның көзендә Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы ачарга җыеналар. Анда тәрбиячеләр дә татар милли киемнәрдән булачак.

Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар милли балалар бакчасы 120 балага исәпләнгән. Аның мөдире Алсу Хафизова Азатлыкка әйтүенчә, Һади Такташ урамында урнашкан бина инде төзелеп беткән һәм хәзер эчке эшләр алып барыла.

“Бу республикадагы беренче татар балалар бакчасы түгел. Аның үзенчәлеге татарның рухи байлыгын танытуда. Бу тышкы кыяфәттә - дизайнда, үрнәкләрдә, хезмәткәрләрнең киемендә күренәчәк.

Монда яулыклы тәрбиячеләр дә эшли алачак. Гомумән бернинди чикләү булмаячак. Башка милләт һәм дин балалары дә килә ала, чөнки тәрбия башка бакчалардагы кебек гомумбелем бирү програмы нигезендә алып барылачак. Өстәмә дәресләргә кеше теләк белән генә йөриячәк. Мисал өчен, гарәп әлифабасын өйрәнүне кирәк санамый икән - йөрми. Хәләл ризык мәсьәләсенә килгәндә дә, башка таләпләр булырга мөмкин. Без бары тик татар милләтенең рухи байлыгын балаларга күрсәтеп тәрбияләүне истә тотабыз”, диде ул.

Хафизова балалар бакчасының хосусый яки дәүләтнеке булуы турындагы мәгълүматны әйтүне кирәк санамады.

“Көзгә таба барысын да әйтербез, әлегә сер булып калсын”, диде ул.

XS
SM
MD
LG