Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евразия язучылар берлеге төрки ил язучылары арасында бәйге уздыра


Евразия язучылар берлеге төрки ил язучылары арасында Мәхмүт Кашгарый исемендәге III халыкара хикәя бәйгесен игълан итте. “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә әлеге иҗади бәйге тәртибе һәм шартлары турында аңлатма бирелгән.

"Бәйгегә тәкъдим ителгән хикәяләрнең темасы чикләнмәгән, бәйгегә татар телендәге әсәрләр кабул ителә, катнашучыларның яше чикләнмәгән, хикәяләр беркайда да басылмаган һәм бернинди дә бәйгедә катнашмаган, бүләкләнмәгән булырга тиеш, һәр автор бары тик ике әсәр генә тәкъдим итә ала, хикәяләрнең күләме бер мең сүздән дә ким һәм 10 мең сүздән дә артык булмаска тиеш, әсәрләр 12 кегельдә, ворд форматында җыелырга тиеш, аерым дискта һәм 6 нөсхәдә тапшырыла.

Әсәрләр Татарстан язучылар берлегенә тапшырылырга яисә почта аша җибәрелергә тиеш. Хикәяләр ябык тәртиптә, авторы күрсәтелмичә, бары тик берәр шигарь куелып тәкъдим ителә", дип яза "Татар-информ".

Әсәрләргә 5 кешедән торган жюри бәя бирә. Бәйгедә катнашкан хикәяләр авторга кире кайтарылмый. Җиңеп чыккан хикәяләргә Евразия Язучылар берлеге хуҗа була.

Бәйге 12 илдә үткәрелә. Һәр илдә беренче урынны алган хикәяләр төрек теленә тәрҗемә ителеп, халыкара жюрига җибәрелә. Халыкара жюри җиңүчеләрне ачыклаганнан соң, 1,2,3,4 нче урыннарга лаек булучыларга халыкара призлар тапшырыла.

Татарстанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы быел ноябрьдә, халыкара бүләкләү тантанасы 2014 елның декабрендә Бакуда (Азәрбайҗан) үткәрелә.

Татарстанда җиңүчеләргә өч урын бирелә: 1 нче урын өчен – 15 мең сум,2 нче урын өчен – 11, 5 мең сум,3 нче урын өчен – 7, 5 мең сум.

Халыкара бәйгедә дүрт урын билгеләнә. Дүртенче урын өчен кызыксындыру премиясе бирелә: 1 нче урын өчен – 154 мең сум, 2 нче урын өчен – 115 мең сум, 3 нче урын өчен – 75 мең сум, 4 нче урын өчен – 38 мең сум.

XS
SM
MD
LG