Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русия Украинада яңа төр сугыш алып баруын әйтеп, альянсның киләчәктә Мәскәү белән мөнәсәбәтләрен үзгәртергә мөмкинлеген раслады.

“Без Русиянең Украинага каршы яңа төр сугыш алып баруын күрәбез. Без бу яңа төр янаулар вакытында үзебезне ничек тоту турында сөйләшергә тиеш”, диде Расмуссен Брюссельдә НАТО ил вәкилләре тышкы эшләр министрлары очрашуы алдыннан.

Аның сүзләренчә, Русиянең халыкара җаваплылыкны хөрмәт итүче бернинди дә чагылышы юк.

Расмуссен үз чыгышында НАТО вәкилләре булырга теләүче илләр өчен альянсның киләчәктә дә үз ишекләрен ачык калдыруын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG