Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Кырым галименең кулъязмалары китап итеп басылды


Әбдулгаффар Кырыминың "Үмдет әл-әхбәр" китабы

Әбдулгаффар Кырыминың "Үмдет әл-әхбәр" китабы

25 июньдә Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтында XVIII гасырда яшәгән Кырым галиме Әбдулгаффар Кырыминың "Үмдет әл-әхбәр" китабы тәкъдим ителде.

Кырым белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең җимешләре күренә башлады. Китапны тәкъдим итү чарасын оештыручылар әйтүенчә, китапның нәкъ бүген чыгуы берничек тә Кырымның Русиягә кушылуына бәйле түгел, әмма соңгы айларда булган вакыйгалар бу хезмәтнең әһәмиятен арттырыр дип билгелиләр.

Әбделгаффар Кырыминың “Үмдет әл-әхбәр” кулъязмасы китап буларак басылуы беренче тапкыр. Бу эшне Татарстан тарихчылары башкарып чыкты. Ул 500 тираж белән чыккан, аның бер өлешен Кырымга җибәрәчәкләр. Табадан төшкән китапны дүрт күз белән анда да көтәләр дип әйттеләр. Хезмәт Татарстанның “Татар халкының милли этник тәңгәллеген саклау” дәүләт програмы кысаларында нәшер ителгән.

Кырым галименең кулъязмасы – “Язма мирас” сериясенең беренче китабы. Алтын Урда чорын өйрәнүче галим Илнур Миргалимов фикеренчә, бу китап Татарстан белән Кырымны ясалма рәвештә бер-берсенә тарту ниятеннән тиз-тиз эшләнгән хезмәт түгел. Эш Украинадагы хәлләргә кадәр үк башланган. Аның сүзләренчә, бу хезмәттәшлекнең башы гына. Тиздән Кырымда Тарих институты филиалы ачылырга тиеш.

Илнур Миргалимов яңа китапны тәкъдим итә

Илнур Миргалимов яңа китапны тәкъдим итә

– Кырымның атаклы галименең кулъязмалары Татарстанда басылып чыгуы Кырымдагы хәлләр белән бәйле түгел. Без инде 2000нче еллар башында ук Госманлы империясе чорыннан сакланып калган чыганаклар белән кызыксына башладык. Архивларда хатлар шактый, әсәрләр бар. Алар белән эшлисе дә эшлисе. Безнең өчен ачылмаган өлкә ул, чөнки анда татарның тарихы чагыла.

Аннары Әбделгаффар Кырыминың “Үмдет әл-әхбәр” кулъязмасы – ул эзмә-эзлекле тулы бер әсәр. Чыңгызханнан башлап, Алтын Урда тарихын язган. Укыганда барысы да пазл кебек җыелып сурәтләнә. Бу шәхес ханнар нәселеннән чыккан галим, шуңа күрә аның архивларда сакланган чыганаклар белән эшләргә мөмкинлеге булган. Димәк, кулъязмада мәгълүмат күп дигән сүз.

Төркиядә аның кулъязмаларын галимә Дәрия Дәрин өйрәнгән, аның белән элемтәгә кердек, өч ел дәвамында эшләдек. Берара китапны бастырырга акча булмый торды, – дип сөйләде тарихчы.

Бу кулъязма китап булып беренче тапкыр басыла. Кырымдагы галим Нариман Сәидъягов китапны урыс теленә тәрҗемә итү эшенә керешкән. Бәлки киләчәктә Төркия дә аны китап буларак нәшер итәр дигән өмет белдерәләр. Кулъязма Төркиянең “Сөләймания” китапханәсендә саклана.

Илнур Миргалимов китапта татарга кагылышлы фактлар да җитәрлек дип саный.

– Безнең чыганакларда мәшһүр Дәүләтгәрәй хан искә алына. Ул бик үзенчәлекле шәхес була, урыс гаскәренә каршы торган талантлы яугир дә, нечкә күңелле шагыйрь дә. Аны Казан ханлыгына хан буларак сораганнар дигән фаразлар бар. Әбделгаффар Кырыми бу турыда ачык яза. Чыннан да, Сафагәрәй үтерелгәч, Дәүләтгәрәйне бирегә хан буларак соратканнар, аның ризалыгы да булган. Әмма Госманлы империясе башлыклары аны хан итеп Кырымда калдыра. Ул килгән булса, бәлки, Казан ханлыгы тарихы да башка булыр иде. Татар дәүләтен авыр хәлгә калдырттырмас иде кебек, – диде Илнур әфәнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG