Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар милли әләм көнен флешмоблар белән билгели


2013 елда узган Кырымтатар әләме көнендә
2013 елда узган Кырымтатар әләме көнендә

Акмәчет хакимияте кырымтатарларга Кырымтатар әләме көнен теләгәнчә шәһәр үзәгендә үткәрү мөмкинлеге бирмәү сәбәпле, кырымтатарлар 26 июньдә бәйрәмне шәһәрдә киңкүләм флешмоблар белән дә билгеләргә җыена.

Төп чара Акмәчетнең Фонтаннар микрорайонында, төзелеп бетмәгән мәктәп каршында узачак. Кырымтатарларны киртәләр белән әйләндереп алынган урынга метал детекторлары аша тикшереп кертәчәкләр. Пыяла савытларда эчемлекләр алып килү дә тыела.

Бәйрәм програмында халык кул эшләнмәләре күргәзмәсе, спорт ярышлары, "Безнең тараф" темасына балаларның асфальтка акбур белән рәсем ясау бәйгесе, кулинария бәйгесе, квест, концерт һәм "Байрагым" фотоконкурсы каралган.

Башта Кырымтатар мәҗлесе бәйрәмне Тренев паркында үткәрергә рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән иде. Әмма Акмәчет шәһәр шурасы паркта ял итүче йөзләрчә балага куркыныч янаячагы белән аңлатып мөрәҗәгатьне кире какты. Балалар өчен оештырылган мәдәни чараларның балаларга ничек куркыныч тудыруы аңлатылмады.

Шулай ук моңарчы ел саен әләм көнендә уздырылып килгән машина йөрешен дә "машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга кыенлыклар тудырырга, аларның хокукларын бозарга мөмкин", дигән сылтау белән быел тыйдылар.

Шәһәр хакимияте чараны Акмәчет үзәгеннән читтәрәк урнашкан, күптән түгел Сабантуй бәйрәме уздырылган Салгирка паркында үткәрергә тәкъдим итте. Мәҗлес моңа ризалашмыйча үзәктәге Ленин мәйданын бирүне сорагач, мэрия ул көнне мәйданда "Урыс җәмгыяте" Мордовиядән килүче һуманитар ярдәмне кабул итүгә багышланган чара уздыра дип тагын кире какты.

Шулай итеп ахыр чиктә чараны Фонтаннар микрорайонында уздырырга килешенде. Акмәчет мэры идарәсен җитәкләүче Владимир Стоковский анда инде үләннең дә чабып куелганлыгын әйтеп "ягъни, аларга бу чараны уздыдырга тулысынча ярдәм итәбез", дип белдерде.

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рифат Чубаров дүшәмбе көнне журналистлар белән очрашуда кырымтатарларга үз бәйрәмнәрен шәһәр үзәгендә уздыруны рөхсәт итмәүне бу халыкка карата сегрегация, икейөзле дискриминация сәясәте дип бәяләде. Чубаров башка халыкларга шәһәр үзәгендә төрле бәйрәмнәрен уздыру рөхсәт ителгәндә, бары тик кырымтатарларга гына шәһәр үзәгендә бәйрәм итүне тыю белән килешергә ярамый ди.

Рифат Чубаров: "Кырымтатарларга карата сегрегация бара"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:45 0:00

Ул арада кырымтатарлар социаль челтәрләрдә бәйрәмне ничек уздыру турында фикерләшә. Мәҗлес әгъзасы һәм бәйрәмне оештыру комитеты вәкиле Диләвәр Акиев Facebookта кырымтатарларга бу көнне ял итәргә, паркларда дуслары белән очрашырга һәркайда тамгалы әләмнәр, футболкалар һәм бизәкләр белән күренергә чакырды. Соңгы көннәрдә кырымтатарлар төрле зурлыктагы үз әләмнәрен һәм тамгалы башка әйберләрне бик күпләп сатып алган икән.

Кырымтатар яшьләре, машина йөреше тыелган булса да, 26 июньдә шәһәр үзәгендә әләмле машиналар бик күп булачак, әмма канун бозу булмаячак дип ышандыра. Мәҗлес вәкиле "әләмле машиналарга кәрван булып тезелеп йөрү тыелса да, кешеләргә үз машиналарын әләм белән бизәп үз авылларында, бистәләрендә, шәһәрләрендә көне буе йөрүне һичкем тыя алмый", дип белдерде. "Бу көнне әләмнәр күп булырга тиеш. Һәркайда!", ди мәҗлес.

Кырымтатар хатын-кызлар оешмалары да кырымтатар әләме белән төрле флешмоблар әзерли.

Рифат Чубаров 26 июньдә узачак флешмобларга ишарәләп: "гамәлдәге кануннар кысаларында без бу чараларны элек планлаштырылганнан күпкә киңрәк итеп уздырачакбыз. Без бу чараларны әзерлибез, алар хакимият өчен көтелмәгән булырга мөмкин, әмма алар канун кысаларында узачак", диде.

Моннан тыш интернетта да кырымтатар әләменә багышланган төрле иҗат җимешләрен тарату, бүлешү бу көннәрдә кисәк артып китте.

XS
SM
MD
LG