Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Русия иҗтимагый пулатына сайлау төгәлләнгәнгә инде якынча бер ай булса да, анда катнашып караган Татарстан мөфтие һәм аның абруе тирәсендәге бәхәсләр тынмый. Галимнәр, имамнар, журналистлар нәзарәтнең эшчәнлеген төрлечә бәяли, күбесе яңа мөфтинең Татарстан мөселманнарының өметләрен аклавын тели.

Без аралашкан дистәләп галим, журналист, хәзрәтләр, һәркайсы республикадагы дини тормышны күзәтеп бара. Кайберләре үз фикерләрен журналистларга әйтергә кирәк дип тапса, икенчеләре эндәшми калуны хуп күрә. Әмма барысы да Татарстандагы мөселманнарның дус, тату яшәвен тели. Тик алай да, кайбер вакыйгалар дин белгечләрен уйланырга мәҗбүр итте. Ул да булса, бер ай элек Русия иҗтимагый пулатына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның үтә алмавы һәм аның үзенчәлекле эш алымы. Без сораштырган шәхесләрнең бер төркеме аны халыктан ерак торган мөфти дисә, икенчеләре ачык кеше буларак бәяли.

Рафаил Хәкимов: "Муллаларга татар тарихына ябышып эшләргә кирәк"

Тарих институты галиме Рафаил Хәкимов мөфтинең иҗтимагый пулат сайлавында катнашу тарихын искә төшереп, "Халыкка, республикага эшләмәсәң, абруй барыбер булмый", ди. Ул мөфтиятнең татар тарихына ябышып эшләвен тели.

– Рафаил әфәнде, гадәттә мөфти мөселманнар күп яшәгән республикаларда зур абруйга ия. Татарстанда әлеге күренеш сакланып калдымы, Русия иҗтимагый пулатына мөфти Камил Сәмигуллинның үтмәве нәрсәгә бәйле дип уйлыйсыз?

– Әлбәттә, күп әйбер үзеннән тора. Мин иртән бер интервью бирдем, менә хәзер сез килдегез. Газетларга мәкалә язам. Кичкә кадәр тагын бер-ике журналист шалтыратыр дип уйлыйм. Журналистлар белән шулай элемтәдә тормасаң, синең рейтинг ничек булсын. Абруй дигән әйбер бар, ниндидер вакыйга була икән, синең фикерең булырга тиеш. Фикерең әле үзеңнеке генә түгел. Мин дә бит Тарих институты җитәкчесе, кайберәүләр элекке киңәшче дип тә өстиләр. Син теләмәсәң дә, өстәп җибәрәләр. Шулай булгач, алны-артны, уңны-сулны карыйсың, шунсыз булмый.

Мөфти эше бик җаваплы, ул оештыру эше генә дә түгел. Татарда мөфти элек-электән абруйлы, ислам динендәге мөхтәрәм галим буларак та үз фикерен әйтергә тиеш. Ул татар тарихына ябышып, аны дәвам итә торган кеше. Госман Исхакый күбрәк гарәп илләрендә булды, син бит татар, татар җирендә утырасың, милләтнең гореф-гадәтенә, мирасына мөрәҗәгать итеп эшләү кирәк. Гарәп илләренә карасаң, анда сугыш бара. Һәр көнне аларның бәрелешләрен Euronews каналы күрсәтә. Шул вакыт куркып, дерелдәп китәм.

Татар тарихына ябышып ята торган мөфти, имамнар кирәк дип әйттегез, кемнәр аларга үрнәк була ала?

– Аңларга кирәк, Ризаэтдин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәни, Муса Бигиев кем булган. Төрекләр бит бездән өйрәнгән, алар бүген дә безнең галимнәрне хөрмәт итә. XX гасырда ислам динендә Муса Бигиевтан бөегрәк галим булмаган, бүген дә юк. Мин аларның бөтенесен укыдым. Ә гарәпләрнеке - примитив, аны укып та булмый. Фикер дә, белем дә, технологияләр дә, берни юк, вәгазь өйрәтү, алай гына булмый. Син бит халыкка файда китерергә тиеш. Җәдитләр шуның белән үсте дә инде. Татар мирасы бөтен ислам дөньясы өчен бер үрнәк. Алга таба да шулай булып калачак, бу минем генә фикер түгел, ислам белгечләре Әкмәледдин Ихсан оглы кебек шәхесләр әйтә. Ул Татарстанга зур өмет белән карый.

Бер караганда, мөфтиятнең идарәсе зур, "Хозур" нәшрияте, сайтлары эшли, матбугат хезмәте бар. Аларның эшчәнлеге генә мөфтигә абруй, танылу китерә аламы?

– Алданрак та әйткән идем, ул ничек итеп халыкка хезмәт итә алуын күрсәтергә тиеш. Гадәттә, без Аллаһка хезмәт итәбез диләр. Пәйгамбәр әйткән бит, халыкка эшлә дип. Халыкка, республикага эшләмәсәң, абруй барыбер булмый. Кайберләре бик түбән уйлый, милек, тегесе-монсы, тик минем ул турыда сөйлисем килми.

Без бит дөньяви тормышта яшибез, конституция, кануннар бар. Ә без һаман шәригать дибез. Нинди Хәнәфи бүген, Хәнәфи бит VIII гасыр. Ничек хәзер аны кертеп була. Шулай булгач, имам беренче чиратта дөньяви университетны тәмамларга тиеш. Башта дөньяви, аннан дини уку йорты. Менә ичмасам ул имам. Шуннан соң кеше аны тыңлый, абруе үсә. Кулны ничек тотарга аңлату белән генә ерак китеп булмый.

Сез дәүләтнең сулышын тоеп яшисез, бүген республика җитәкчелеге муллаларга, мөфтигә карата нинди мөнәсәбәттә дип уйлыйсыз?

– Дәүләт бу эшләрдән читтә була алмый, Илдус Фәизгә һөҗүм булганнан соң бигрәк тә. Бер турыда дин әһелләрендә, безнең 14нче матдә бар конституциядә, дәүләт диннән аерылган дигән фикер яши иде. Тормышта алай булмый шул. Госман хәзрәт вакытында чит илдәге вакыфлар белән актив эшләде, карап тормады, ваһабчылар Казан кирмәнендә, Кол Шәрифтә үз өйләрендәге кебек йөрделәр. Әлбәттә, яңа мөфтигә өмет белән карыйлар. Яңача корыр, эшне җайлар дип. Аның белән дәүләтнең даими элемтәсе бара.

Наил Гарипов: "Диния нәзарәтенә изге максат кирәк"

"Иман" мәркәзе рәисе Наил хәзрәт Гарипов исә, нәзарәткә максат куеп эш итәргә киңәш итә. Бүгенгә кайбер эш-гамәлләре аңлашылмый, ди ул.

– Наил хәзрәт, сез диния нәзарәтенең эшчәнлеген ничек бәялисез?

– Диния нәзарәтендә күп эшләр уйланып эшләнми, эшләнсә дә, сүз әйтер өчен генә башкарыла. Менә нәзарәт нәрсәдер эшләргә тиеш, ул шуны эшли инде. Максатлары бармы, юкмы, беркайда да әйтелми, белгән кеше дә юк. Мәсәлән, "Хозур" нәшриятен ни өчен оештырдылар? Фәнни китаплар чыгарыр өчен дип аңлаттылар. Әмма фәнни китапны кемнәр чыгара? Галимнәр. Кайда алар? Галимнәр юк. Голәмә шурасының яңа әгъзалары арасында да яңа китаплар әзерли алырлык кеше күренми. Шул ук чыгарылган китапларны карасак, алар нинди максаттан чыгарыла. Мәсәлән, "Мөгаллим сәни" китабы. Ул миллион данә басылды инде. "Гыйбадәте исламия"не алыйк, ул 1989 елдан Тәлгать Таҗетдин тарафыннан чыгарылган китап. Хәзерге заманда аны нинди максат белән чыгарырга була?! Коммерция максаты икән, ачыктан-ачык әйтергә кирәк. Ни өчен кирәк дигән сорауга җавапсыз калган китаплар исемлеге шактый.

Шул ук "Хозур" нәшрияте дә киләчәк ният-максатларын аңлатып бетерә алмый. Бу уңайдан җәмгыятьтә аларга карата ышаныч кими, болар нәрсә эшләргә кирәген белмиләр дигән фикер туа. Мисал өчен, менә дигән эшли торган "Иман" мәркәзен мөфтият бетерде. Миңа исә ризасызлык белдерелеп, үземнең малны таркаттым дигән нәтиҗә ясалды. Ләкин ул беркая юкка чыкмады, шул ук нәзарәткә күчте. Әмма ни өчен шулай эшләнде дигәнгә җавап булмады.

Бу, бәлки, мөфтинең яшь булуыннан киләдер...

– Диния нәзарәтендә мөфти генә эшләми, анда бит йөздән артык кеше хезмәт итә. Голәмәләр шурасы, урынбасарлары, үзен галим дип санаучы беренче урынбасары Рөстәм Батров бар. Алар киңәш бирә ала торган кешеләр дип уйлыйм. Тик аларга төп максат куелмаган. Бер максатлары инде акча үзләштерү. Ләкин ул максат була алмый. Акча бит салым түләүчеләрдән, дәүләт биргән акчалар. Салым түләүче ул акча кая китәчәк дип сорау бирергә мөмкин. Ничек киләчәктә эшләргә, дип уйланырга, киңәшмә җыепмы уйлашырга кирәк. Бик күп галимнәр бар, тик алар үзләренчә яшиләр, эшлиләр.

Ягъни мөфтият үзенчә, галимнәр үзләренчә яши бирә?

– Кызганыч ки, шулай килеп чыга, галимнәр, дини кешеләр, күпчелек мөселманнар мөфтият эшендә катнашмыйлар. Алар нәзарәттән читләшкән.

Мөфтият алар белән диалог кора белмиме, әллә башка сәбәпме?

– Уртак тел дә таба белми. Күп кеше, шул исәптән мин дә, Камил хәзрәткә яшь, яңа кеше буларак зур өметләр баглаган идек. Әмма хәзерге вакытка зур нәтиҗәләр юк диярлек. Нәрсәдер эшләнә, тик ул бер ел дәвамында зур эш итеп кабул ителми. Түгелгән акчага карасак, эшмәкәрләр алтыннан бер зур сарай ясап куячаклар. Ә монда сарайлар күренми.

Болгар җыеннары да әйтеп китәр өчен эшләнеләме, алар дини тормышка ямь өстәмиме?

– Халыкны берләштерер өчен андый чаралар да кирәк. Бер көнлек чаралар белән генә чикләнмәсеннәр. Мәхәлләдә бит эш көн саен кайный. Аларны читләштереп, "парадный-фасадный" мөфтият белән генә эш итеп булмый.

Татарстан җитәкчелеге Камил хәзрәттән традицион исламны ныгыту эшен көтә, ул бу максатка ирешәме әле?

– Әйткәнемчә, бүгенгә традицион исламны ныгыту, җәелдерү эшләрен күрмим. Шул ук китапларны, мәгълүмат чараларын, газетларны алсак та, мактанырлык түгел. Халык фикере дә традицион исламны үстерү түбән булуны күрсәтә.

Рәшит Минһаҗ: "Мөфтигә ачык булырга кирәк, журналистларга бигрәк тә"

"Ватаным Татарстан" газетында дин темасына язучы журналист Рәшит Минһаҗ мөфтине бигрәк тә ислам темасына язучы каләм ияләре белән даими элемтәдә торырга, нәзарәтнең ишекләрен һәрвакыт ачык тотарга чакыра. Чөнки ул теләгән вакытта мөфти белән сөйләшә, очраша алмаган.

– Рәшит әфәнде, сез дин темасына даими һәм күптәнге язучы журналист буларак, яңа мөфтияттәге үзгәрешләрне сизәсезме, иҗтимагый пулат белән бәйле хәлгә ни диярсез?

– Мөфтинең эшли башлавына әле ел ярым гына вакыт узды. Гомум нәтиҗәләр ясарга иртәрәктер. Илдус Фәиз вакытында диния нәзарәтенең абруе бик нык төште. Шуңа да, нәзарәтнең дәрәҗәсен күтәрер өчен шактый тырышырга кирәк. Хәзерге вакытта да Татарстан мөфтиятенә тимер әйләндергеч аша керү аның абруен күтәрми, ышанычны киметә. Госман хәзрәт эшләгәндә нәзарәткә ике-өч көнгә бер бара идем. Кемнедер күреп, яңалык ишетеп кайта идек. Кызганыч ки, бүгенге мөфти үзе дә ачык кеше түгел. Ике-өч ай элек аның матбугат үзәге журналистлар белән очрашулар ай саен булачак дигән иделәр, вакыт узды, мөфти белән очрашу булмады. Һәрхәлдә дин темасына яза торган журналистлар, алар күп булса 10-15 кеше, теләгән көнендә, теләгән сәгатендә мөфти белән күрешә алырга тиеш. Ә Камил хәзрәт ябык, аңа кемнәрдер аша чыгарга кирәк. Мәсәлән, элек Госман хәзрәткә шалтырата идем, бүген алмаса, икенче көнне элемтәдә иде. Миндә мөфтинең телефоны бар, шалтыратасың, әмма ул алмый, сөйләшми. Күрәсең, таныш кешеләрне генә аладыр. Бәлки, шалтыратып аптыратучылар да бардыр, ләкин дин турында язучы журналистларга игътибар бирергә буладыр бит?!

Үзеннән-үзе сорау туа, гомумән, нинди мөфти кирәк соң?

– Ачык, демократик мөфти кирәк. Әлбәттә, һәр кешенең үз холкының үзенчәлекле сыйфатлары бар. Икенче яктан уйласак, мөфтинең Илдус Фәиздән калган тирәлеге дә үзгәрмәде. Нигездә шул ук кешеләр калды. Мөгаен, ул кешеләрнең тәэсире һаман да бардыр. Дини оешмалар да бик күп, әмма гади халык белән эшләү, өйдән-өйгә йөрү җитми. Күптән түгел Мөслим районы Вәрәшбаш авылында булдым, халык Ягъфә шаһидләреннән (Свидетели Иеговы) булган татар гаиләсенең өйдән-өйгә йөреп "агарту" эшләре алып баруларыннан зарланды. Безгә дә дәгъват төркемнәре булдырып авылларга җибәрергә кирәк. Анда нәзарәтнең ике-өч егете генә түгел, галимнәр, юристлар, дингә кергән бай хатыннар да булырга тиеш. Чөнки сәүдәгәр хатынга ислам дине нигезләрен икенче бер сәүдәгәр ханым гына яхшырак аңлата ала. Эшләү алымнары күп төрле, куллан гына.

Аннан соң Русия иҗтимагый пулатына мөфтинең керә алмавына нәзарәтне гаепләү дөресме икән? Пулатка сайлауда тавышларны кемнәр җыя бит әле, хәрәмләшүләр һәрдаим булып тора. Гомумән, Татарстан мөфтиенең Русия иҗтимагый пулатында булу-булмавының ул кадәр әһәмияте юк. Пулат әгъзасы булмыйча да бик күп эшләр башкарып була, Казанда да эш җитәрлек.

Сәетҗагъфар Лотфуллин: "Мөфтине тәнкыйтьләргә кирәкми"

Кабан арты мәчете имамы Сәетҗагъфар хәзрәт Лотфуллин белдерүенчә, мөфтине иҗтимагый пулат сайлавында катнаштырып кыен хәлгә куярга теләгәннәр. Ул нәзарәтне тәнкыйтьләүдән тыелып, тынычланып, мөфтигә ярдәм итеп яшәргә киңәш итте.

– Сәетҗагъфар хәзрәт, сез республикада дини тормышны яхшы беләсез, нәзарәт белән даими элемтәдә торасыз. Шул ук вакытта үз фикерегез, карашыгыз да бар. Сез мөфтиятнең эшеннән канәгатьме, иҗтимагый пулат вакыйгасына карашыгыз нинди?

– Русия иҗтимагый пулаты белән булган хәл мөфтине кыен хәлгә куяр, җәмгыять каршында дәрәҗәсен төшерер өчен эшләнелде. Миңа да, әйдә депутат итеп куябыз, синнән фирканең лидеры ясыйбыз дип тәкъдим итәләр. Нәрсәгә ул?! Ул бит өстәмә вазифа, аны акларга кирәк. Әйтегезче, моңарчы иҗтимагый пулатта булган дин әһелләре нәрсә эшләде?!

Бүген кем Камил хәзрәтне алыштыра ала?! Уку-укыту, социаль юнәлештә эшне карасак, килделәр, эшлиләр, аларга киңәш бирергә, ярдәм итәргә кирәк. Мөфти тегенди, мөфти мондый дип күп кеше әйтә ала. Тик аларның реаль мәсьәләләрне чишеп карарганнары бармы икән?! Урамга чыгып кычкыручылар үзләренә баллар җыялар да, язасы язмаларын, яклыйсы фәнни эшләрен яклыйлар да югалалар. Ә хәл ителәсе проблемнар шул ук кала бирә. Әче тәнкыйть ул дошманнарга файда гына, ул безне, татарларны, бизәми. Гомумән, хәзер татарларның алтын чорлары, мөмкинлекләр бар, кулланып калырга кирәк.

Шәхсән мин диния нәзарәтенә рәхмәт кенә әйтәм, балалар лагеры үткәрәм дип килдем, сораган бар программны, кирәкле әйберләрне бирделәр. Мөфтият белән проблемнар юк. Әгәр син дөрес эшләсәң, дини гореф-гадәтләрне белсәң һәм үтәсәң, бернинди авырлык тумаячак. Кемнәр каршылык күрсәтә, алар башка кыйммәтләрне кертмәкчеләр, тәртип бозмакчылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG