Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:36

"Җәзалауларга каршы комитет" хокук яклау оешмасы Русиянең кайбер шәһәрләрендә пикетлар уздыра. Ул җәзалаулар корбаны халыкара көне уңаеннан оештырыла. Аерым алганда пикетлар Түбән Новгород, Уфа, Оренбур, Йошкар-Ола һәм Грозныйда узачак. Беренче тапкыр мондый пикет “Халыкара амнистия” оешмасының Русиядәге вәкиллеге катнашында Мәскәүдә дә үтә.

Хокук яклаучылар җәзалаулар Русиядә гадәтигә әйләнде дип саный. Ел саен 60 меңләп кеше Русия хокук саклау вәкилләренең канунсыз көч куллануыннан зарлана. «Общественный вердикт» Русия фонды җитәкчесе Наталья Таубина җәзалауларның таралуына гаеплеләрнең җаваплыкка тартылмавы һәм хәлне үзгәртергә сәяси теләк булмау дип аңлата.

Май аенда “Халыкара амнистия” “Җәзалауларны туктатыйк!” дигән халыкара кампания башлады. Хокук яклаучылар белдерүендә әйтелгәнчә, җәзалауларга килгәндә хакимият ике төрле стандартлар куллана. Ягъни алар җәзауларны кануни тыйса да, гамәлдә аны куллануны яклый.

Бүген БМОның җәзалаулар һәм кешене түбәнсетә торган башка рәхимсез гамәлләргә каршы халыкара конвенциясенә 30 ел тула. 1984 елда моңа Русия дә кушылды.

XS
SM
MD
LG