Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:21

Бүген дөньяда җәзалаулар корбаннарын искә алалар. Татарстанның Чистай районы мөселманнарын җәзалау турында күп сөйләнсә дә, хокук саклаучылар үз урыннарында эшли бирә.

26 июньдә "Җәзалауларга каршы комитет" хокук яклау оешмасы Русиянең кайбер шәһәрләрендә пикетлар уздыра. Аерым алганда пикетлар Түбән Новгород, Уфа, Оренбур, Йошкар-Ола һәм Грозныйда уза.

Хокук яклаучылар җәзалаулар Русиядә гадәтигә әйләнде дип саный. Ел саен 60 меңләп кеше Русия хокук саклау оешмасы хезмәткәрләренең канунсыз көч куллануыннан зарлана. "Общественный вердикт" Русия фонды җитәкчесе Наталья Таубина сүзләренчә, җәзалаучылар нигездә җаваплыкка тартылмый һәм шул сәбәпле бу күренеш тарала бара. Шулай ук ул әлеге хәлне үзгәртергә теләү дә булмавын әйтә.

Май аенда "Халыкара амнистия" оешмасы "Җәзалауларны туктатыйк!" дигән халыкара кампания башлады. Хокук яклаучылар белдерүендә әйтелгәнчә, җәзалауларга килгәндә хакимият ике төрле стандартлар куллана. Ягъни, алар җәзауларны кануни тыйса да, гамәлдә аны куллануны яклый.

Бүген БМОның җәзалаулар һәм кешене түбәнсетә торган башка рәхимсез гамәлләргә каршы халыкара конвенциясенә 30 ел тула. 1984 елда моңа Русия дә кушылды. Шуңа да карамастан җәзалаулар даими кулланыла. Мисал өчен Татарстанның Чистай районы мөселманнарына карата Түбән Камада кулланылган җәзалаулар күпләрне тетрәндерде.

33 яшьлек Алмаз Галиевның җенси әгъзасы киселүе турында мәгълүм булгач, хокук саклау оешмаларында ул аны үзе эшләгән дип акландылар. 29 яшьлек Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов Азатлыкка улының хәлсез рәвештә идәндә ятканын сөйләгән иде.

“Адвокат күргәндә ул хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган”, диде ул.

Әлмира Жукова

Әлмира Жукова

Адвокат Әлмира Жукова әйтүенчә, ул җәзалаучы хезмәткәрләрне җаваплыкка тартуны таләп итеп Түбән Кама мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән булган.

“Түбән Кама мәхкәмәсе миңа гаризамны кире кайтарды. Имеш мин аларның адвокаты түгел һәм минем хокукларым бозылмаган, әмма һәрбер кеше дә хокук бозу турында белә калса, гариза язарга хокуклы. Түбән Камадан гаризамны кайтарганнан соң, мин аны Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять иттем. Анда элек чыгарган карарны үзгәрттеләр һәм кире карау өчен Түбән Камага җибәрделәр. Шуңа да карамастан Түбән Камада аны тикшереп кире кактылар. Миңа бу хакта әйтеп торуны да кирәк санамаганнар. Мин Татарстан тикшерү комитеты башлыгы янында да булдым һәм мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде.

Әлеге тоткарланган мөселманнарны яклаучы үз позицисендә нык торучы Руслан Гарифуллин дигән адвокат бар иде. Тоткарланган мөселманнарны аңа каршы да гариза язарга мәҗбүр иткәннәр. Имеш ул аларны хокук саклаучыларга каршы ялган сөйләргә мәҗбүр иткән. Аны адвокатлар конторасыннан чыгаруны таләп иттеләр, әмма барысын да тикшергәннән соң калдырдылар.

Бу эштә алдан ук адвокатлар белән килеп туган мәсьәләне чишеп булмады, шуңа хокук саклау оешмалары үз адвокатлары ярдәмендә кирәген эшләп куйды. Русиядә мөселманнарны яклау авыр. Мөселманнар диюгә барысы да куркып кала. Шулай да, рәхимсез җәзалауларга карамастан, Алмаз Галиев та, Рафаил Зарипов та үзләренең гаепсез булуын әйтеп, үз сүзендә нык тора”, ди ул.

Руслан Гарифуллин исә Русиядә этник татар-мөселманнарны милли һәм дини нигездә эзәрлекләүләр турында БМОның кеше хокуклары комитетына мөрәҗәгать әзерли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG